Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнекеләр Мөслимне күтәрәләр

Районыбызда озак еллар "Минзәлә" совхозын һәм "Минзәлә" агрофирмасын җитәкләгән җитәкче Тимерхан Миргаязов бер ай элек "Туган як" агрофирмасын җитәкли башлады. Әлеге агрофирманың Мөслим, Сарман районнарында 20 мең гектардан артык сөрүлек җире бар, безнең районда да 2300 гектар сөрү җирләре исәпләнә. Бу агрофирманың бер хуҗалыгында, ягъни Югары Табын авылында "Чулман" агрофирмасының...

Районыбызда озак еллар "Минзәлә" совхозын һәм "Минзәлә" агрофирмасын җитәкләгән җитәкче Тимерхан Миргаязов бер ай элек "Туган як" агрофирмасын җитәкли башлады.

Әлеге агрофирманың Мөслим, Сарман районнарында 20 мең гектардан артык сөрүлек җире бар, безнең районда да 2300 гектар сөрү җирләре исәпләнә. Бу агрофирманың бер хуҗалыгында, ягъни Югары Табын авылында "Чулман" агрофирмасының экс генераль директоры Илдар Исхаков башкарма директор булып эшли башлады. Шулай ук узган елларда "Чулман" агрофирмасын 10 ел җитәкләгән Наил Хайруллинны да "Органик Групп" идарәче компаниянең "Ык" агрофирмасына генераль директор итеп тәгаенләделәр. Ә инде элекке елларда Мәлкән хуҗалыгында башкарма директор булып эшләгән Илфар Халиковның бер елдан артык "Органик Групп" идарәче компаниянең "Урожай" агрофирмасында генераль директор вазыйфасын башкаруын күпләр белә инде. Шулай итеп бездә чыныгу алган кадрларның Мөслим районын данга күмәчәкләре алда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев