Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бүген Түбән Тәкермәндә зур бәйрәм, бүген каз өмәсе

    Һәрбер кеше, һәрбер гаилә үзенчә ял итә, үзенчә бәйрәм уздыра.

    Түбән Тәкермән авылында яшәүче Валиевлар гаиләсендә бүген туган- тумачалар, дуслар, авылдашлар җыелды. Еллар буеча килгән, ноябрь бәйрәме көнендә уздырыла торган каз өмәсе гөрләп үтте. Ришат белән Гөлнара кечкенә кызларын Дина белән Зиләне дә калдырмыйча иртә таңнан бәйрәмгә әзерләнделәр. Байтак кеше җыелды бәйрәмгә. Ни дисәң дә 35 казны бәхилләделәр. 35 каз гына дисәң дә, бик аз түгел аның эше ләбаса. Беркем дә читтә басып тормады. Су кайнату дисеңме, каз йолку дисеңме, барсына да выкыт кирәк. Ә иң күңеллесе, казларны инештә чайкап кайткач, зур өстәл артына җыелышып чәй эчүе. Әти-әниләрнең саулыгын теләп, балаларга бәхет теләп, сөенеп кенә узды көн Гөлнара белән Ришатның. Икенче елларга да шулай исән- имин генә каз өмәләрендә очрашырга язсын дигән өметләр белән таралды халык. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: