Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бүгенге көндә су буе чиратлар

    Бу көннәрдә шәһәр үзәгендә көн саен диярлек су буе чиратларга тап буласын. Закон тыңлаучан райондашларыбыз иртәнге сәгать 7 дән килеп “Энергосбыт" һәм почтага килеп чират алалар

    (Минзәлә, "Минзәлә-информ") Коммуналь хезмәтләр өчен апрель аена түләргә квитанцияләр килгәч халык әлеге түләүләрне түләр өчен шәһәребездәге “Татэнергосбыт” оешмасына ашыкты.  Ә инде биредә коронавирус пандемиясе чорында халыкны икешәрләп кенә кертәләр. 79 яшьлек Нина Фролова иртән чират алса да әбәд җиткәнче керә алмаган. Ул шикәр авырулы әби шунда чират торганда егылып җан бирсә кем җавап бирер.  Аннан соң халык чиратны үзе барлыкка китерә, күпчелек халыкның өендә компьютеры бар, интернетка тоташкан, акчаны интернет  аша түләсәләр биредә чиратлар да булмас иде бәлки.  Акчаны почта һәм саклык банкында да түләргә була бит югыйсә. чират торучылар почта һәм   банкына үзләре хезмәт күрсәткән өчен өстәмә рәвештә процентлар алу булганга килми. Ә халыкның һәр тиене исәптә.Бу көннәрдә бигрәк тә.

    Әлеге мәсьәлә буенча без “Энергосбыт” АҖнең  Кама бүлеге филиалы Минзәлә клиентларга хезмәт күрсәтү җитәкчесенә мөрәҗәгать иттек. Ул чиратның туу сәбәбен коронавируска сылтап калдырудан башка сүз таба алмады. Ә бездән киңәш бер генә: халыктан акча алу процессын тизләтү җаен таба алмаган оешмаларга бәйлелектә булганчы, интернет аша түләргә өйрәнергә кирәктер. Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыкмаска кирәклеге, аларга ярдәм итү турында сөйләгәндә коммуналь түләүләрне  волонтерлар аша түләүне җайга салу кирәктер. Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне башкарабыз дип үзчикләү таләпләрен бозу да дөрес түгел. Үзебезне генә түгел тирә-яктагыларны да сакларга өйрәник...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: