Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бүгенге урак батыры

    Рәсемдә: Ильсур Гайфиев район комбайнчылары арасында беренче урында бара.

      Район комбайнчылары ярышында “Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнчысы Ильсур Гайфиев басуларда  эшләүче 61 комбайнчы арасында алда бара. Ул урак башыннан 14 көн эшләп “Тукано 450” комбайны  белән 19 августка 16310 центнер ашлык суктырды һәм район башлыгы Айдар Салаховның 5 мең сум  премиясен шушы көннәрдә алачак. Шушы ук агрофирмадан Ильнар Билалов та район башлыгы премиясен алачак, ул да премия алу өчен үзенә җиткерелгән планны үтәде. Районыбызның барлык агрофирмаларында һәм хуҗалыкларында да урып-җыю комплексы хезмәткәрләрен кызыксындыру чаралары эшләнгән. Мәгълүматлардан күренгәнчә әлеге хуҗалыкта барлык комбайннарда басуда  13-14 көн эшләгәннәр. “Калморза” хуҗалыгы комбайнчылары басуда 10 көн эшләгәннәр, ҖЧҖ  “Рус”   һәм “Август-Мөслим” басуда 5-6 көн хезмәт куйдылар. Бүгенге кояшлы көндә агрофирмалар гына түгел, крестьян-фермер хуҗалыкларында да басуга чыктылар.   Ниһаять районыбыз басуларында  көтеп алынган һава торышы урнашты. Игенчеләребез тулы күәтенә урып-җыю эшләренә тотындылар, узган тәүлектә 1141 гектар игеннәрне суктырып алдылар.  Аяз көннәрдән тулысынча файдаланыйк. Басуда эшләүче һәркемгә техника куркынычсызлыгын саклап, максималь хезмәт җитештерүчәнлеге һәм түземлек телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: