Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бүгенге урак батыры

    Рәсемдә Марсель Миңнемухаметов комбайнчылар арасында өченче урында бара.

      Район комбайнчылары ярышында “Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнчысы Ильсур Гайфиев басуларда  эшләүче 49 комбайнчы арасында алда бара. Ул урак башыннан 11-12 көн эшләп “Тукано 450” комбайны  белән 15 августка 12580 центнер ашлык суктырды. Мәгълүматлардан күренгәнчә әлеге хуҗалыкта барлык комбайннарда басуда  11-12 көн эшләгәннәр. “Калморза” хуҗалыгы комбайнчылары басуда 8 көн эшләгәннәр, ҖЧҖ  “Рус”   һәм “Август-Мөслим” басуда 3-4 көн эшләгәннәр. Бүгенге кояшлы көндә агрофирмалар гына түгел, крестьян-фермер хуҗалыкларында да басуга чыккан дип өметләник. Бухгалтерлар биргән хисапта “Заиковский” һәм “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе комбайнчыларының исем-фамилияләре күренмәсә дә, басуда эшләүче һәркемгә югары хезмәт җитештерүчәнлеге һәм түземлек телибез.

     Район басуларында эшләүче комбайнчыларның эш күрсәткечләре белән безнең сайтта һәм газетабызның 16 август санында таныша аласыз.   

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: