Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бикбау авыл җирлегендә яшәүчеләрне ниләр борчый

    Бикбау авыл җирлегендә үткән җыен узган елгыларыннан аерылып тормады. Узган ел ике гаилә (Сания Бәхтиева, Флүн Хәертдинов) яңа йорт салып керсә дә, авыл картая дип борчылуын белдерде авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина үзенең чыгышында. Авыл халкы узган ел 25 тонна ит, 1736 центнер сөт саткан. Авыл халкының күптәнге хыялы тормышка...

    Бикбау авыл җирлегендә үткән җыен узган елгыларыннан аерылып тормады.

    Узган ел ике гаилә (Сания Бәхтиева, Флүн Хәертдинов) яңа йорт салып керсә дә, авыл картая дип борчылуын белдерде авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшина үзенең чыгышында. Авыл халкы узган ел 25 тонна ит, 1736 центнер сөт саткан.

    Авыл халкының күптәнге хыялы тормышка ашты дип, дәүләт программалары буенча Бикбау авылында (1 млн 220 мең сумлык) су кертү эшләре башкарылуы, нәтиҗәдә 130 хуҗалыкның өйләренә су кертелү шатлыгы белән уртаклашты. Үзәк урамнарга тоташкан тыкрыкларда яшәүчеләргә су кертүнең зур суммага төшәчәге әйтелде. Узган җыенда Садовая урамында яшәүчеләр үз юлларыннан зарланган булса, ул проблема хәл ителгән, урамга вак таш җәелгән. Быел Гагарин урамындагылар шундый бәхеткә ирешәчәк. Куян, Ахматовка авыл халкының юлсызлыктан җәфалануы, укучы балаларны йөртә торган автобусның да, сөт җыючы машинаның да әлеге авылларга керә алмавы турында әйтелде. Бикбау мәдәният йортының капремонтка мохтаҗ булып калуы, ФАП бинасының салкын булуы кебек проблемалы мәсьәләләр кузгатылды.

    Шунысы куанычлы -җирлек буенча 272 мең сум салым җыю планы 113 процент итеп арттырып үтәлгән. Әмма үзара салым буенча җыелырга тиешле 120 мең сумның яртысы гына җыелган. Тулысынча җыелганда, ягъни 480 мең сум булып кайтканда, җирлектә байтак проблемаларны хәл итү мөмкинлеге туар, авыл тормышы белән кызыксыну, киләчәге турында уйлану кебек хисләрне тормышка ашыру җиңеләер иде.

    Бикбау авыл җирлеге башлыгы Люзия Мәрдәмшинаның җыенда ясаган чыгышыннан видеосюжетны безнең сайтта карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: