Минзәлә
  • Рус Тат
  • Бикбауда Эльмиралар истәлегенә спектакль күрсәтеләчәк

    Һәркем узган елгы ике Эльмира фаҗигасен хәтерлидер: Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры 3 февраль көнне берьюлы ике хезмәттәшен, дүрт бала - сөекле әниләрен, әниләре - газиз балаларын..., ә тамашачы яраткан артистларын югалтты. Кызларыбыздан башка бер ел вакыт үтте... Ә югалту ачысы әле дә йөрәкләрне әрнетә. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, кызлар!...

    Һәркем узган елгы ике Эльмира фаҗигасен хәтерлидер: Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театры 3 февраль көнне берьюлы ике хезмәттәшен, дүрт бала - сөекле әниләрен, әниләре - газиз балаларын..., ә тамашачы яраткан артистларын югалтты. Кызларыбыздан башка бер ел вакыт үтте... Ә югалту ачысы әле дә йөрәкләрне әрнетә. Урыннарыгыз җәннәттә булсын, кызлар! Сезне сагынучыларга сабырлык бирсен, Аллаһы Тәгалә.
    1 нче февраль көнне, Татарстанның атказанган артисты, авылдашыбыз Эльмира Гәрәеваны һәм хезмәттәше Эльмира Ахметханованы искә алып, Минзәлә театры А.Коровкинның "Түтиләр" спектаклен Бикбау клубында хәйрия чарасы итеп сәхнәгә куя. (Нәкъ шул әсәр белән чыгыш ясап йөри иде Эльмирабыз ул көннәрдә.)
    Кадерле дуслар! Хөрмәтле авылдашыбызны искә алырга килегез!
    Билет бәясе 200сум. Тамаша 18 сәгатьтә башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: