Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бикбауда Әфган сугышын искә алачаклар

Бикбау авылы егете Илдар Садртдинов 1987 нче елның 14 нче маенда армия сафларына алына. Шул елның декабреннән танк командиры булып хезмәт итә. 1989 нчы елның язында отделение командиры сержант Садртдинов Илдар Наил улы исән-имин туган авылына әйләнеп кайта. 25 нче декабрь , 1979 нчы ел. Бу көнне Әфганстанга җирле халыкка...

Бикбау авылы егете Илдар Садртдинов 1987 нче елның 14 нче маенда армия сафларына алына. Шул елның декабреннән танк командиры булып хезмәт итә. 1989 нчы елның язында отделение командиры сержант Садртдинов Илдар Наил улы исән-имин туган авылына әйләнеп кайта.

25 нче декабрь , 1979 нчы ел. Бу көнне Әфганстанга җирле халыкка ярдәм йөзеннән беренче совет солдатлары кертелә. Әлеге ярдәм 10 елга сузыла... 18 яшьтән армия сафларына алынган күпме гомерләр өзелә. Ә күпмесе, туган җирләренә әйләнеп кайткач, күңел һәм тән җәрәхәтләреннән дөнья куя.

Хезмәт сөючән, тырыш Илдар гаиләсе белән бик матур яши. Тормыш иптәше Альфира белән бер кыз ,бер ул үстерәләр, яңа йорт җиткерәләр. Тик шул бәхеткә сөенеп озак яшәргә насыйп булмый. Әти-әнисен, гаиләсен авыр хәсрәттә калдырып, Илдар кинәт бу дөньяны ташлап китә.

23 нче декабрь көнне сәгать унда, Әфганстанга беренче совет гаскәрләре керү көнен билгеләп үтү уңаеннан, Садртдинов Илдар Наил улы яшәгән йортка истәлек тактасы кую, "Батырлар төбәге"ндә танк башнясын ачу тантанасы узачак. Илдарның дусларын, хезмәттәшләрен, сугыш хәрәкәте ветераннарын Бикбау авылында булачак әлеге чарага көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев