Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бизнесны үстерү кыюлык та сорый

Район икътисадый советының чираттагы утырышы Минзәләдәге узган ел көзен оешкан “Техносервис” предприятиесендә үтте.

“Техносервис” предприятиесе директоры Айдар Ахметзянов һәм башкарма директоры Эдуард Гильметдинов  производствоны җайга салып җибәрүгә күпме инвестицияләр кертелүе, төп юнәлешләре турында сөйләделәр, җитештерү процессы белән таныштырдылар. “СервисМонтажИнтеграция” компаниясе буенча презентация күрсәтелде.

“Техносервис” ҖЧҖнең төп эшчәнлеге – электр энергиясен юнәлтүче җиһазлар  җитештерү. Мондый җиһазлар промышленностьнең төрле тармакларында энергетик сектор өчен кулланыла. Биредә шулай ук металл эшләнмәләр җитештерелә.

Очрашу барышында предприятие җитәкчелеге алга планнары турында сөйләделәр. Иң мөһиме –планнары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы белән хезмәттәшлек итеп, әлеге уку йортын тәмамлаучы егетләрне эш белән тәэмин итү. Киләчәктә  үзләрендә үк конструкторлар, технологлар бюросы булдыру ниятләре бар. Бу да техникум, педкөллият кебек уку йортларын тәмамлаучыларга, дипломлы белгечләргә яхшы терәк булачагына ышаныч уята.

Биредә тагын бер кат кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында сүз алып барылды.

–Эшмәкәрлекне, дәүләт программалары, финанс  ярдәме ул бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Боларга ирешү өчен системалы рәвештә, план буенча шөгыльләнергә кирәк, кыюлык та таләп ителә, диде район башлыгы Айдар Салахов һәм районның икътисад службасына эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә эшне көчәйтергә, бизнес буенча конкрет проектлары булганнар белән активрак эшләргә, аларга грантлар һәм төрле дәүләт ярдәмнәре алуда төрлечә булышлык күрсәтергә чакырды.

Фотогалерея http://menzela.ru/photo/fotogalereya-biznesny-ster-kyyulyk-ta-soryy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев