Минзәлә
  • Рус Тат
  • Чәчәкләре шәһәребезне бизи

    Воровский бистәсендә үткән Сабантуйда Катарановлар үстергән чәчәкләрне күреп бөтен кеше шаккатты. Алар бирегә 20 төрле чәчәк үсентеләре алып килгән иде. Күңелләре матур кешеләрнең чәчәкләре дә ялтырап тора,-диләр шәһәребез кешеләре.

    Ринат Катаранов:

    -Заманында шәһәребез оешмаларын гөл чәчкәләргә күмсәк  иде, дип хыялландык. Шөкер хыялыбыз  тормышка ашты. Хәзер без шәһәребез урамнары, парклар, мәктәпләр, балалар бакчалары, стадионнар   матур булсын өчен чәчәкләр үстерә башладык.  Без бу эш белән 12 елдан артык шөгыльләнәбез. Улыбыз   Руслан да безгә булыша. Безнең гаиләбез матурлыкка гашыйк.  Теплицабыз әкияти сихерле бакчаны хәтерләтә.    Чәчәкләр үстерү белән кечкенәдән үк шөгыльләнәбез. Орлыкларны үзебез әзерлибез,   кайсыберләрен почта аша кайтартабыз.  Март азаклары, апрель башлары теплицабыз үсентеләр белән тула. Гаиләбезнең  чәчәк орлыкларын  ничек чәчеп, чәчәкләрне үстерү буенча үз серләре бар.   Без гаиләбез белән  петунья, салвея, бегуния, портулак, гирани, алисум, астра, лабелии кебек чәчәкләрне үстерү һәм сату белән мәшгүль. Чәчәкләренең сату бәясе дә әллә ни кыйммәт түгел, диләр шәһәрдәшләребез.   

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: