Чират кайчан җитәр?
Шәһәребезнең Тукай урамы,55 нче йортында яшәүчеләр әнә шулай дип йортларының тузуыннан зарланалар.
Күптән түгел редакциягә әлеге йортта яшәүчеләр исеменнән Галина Иванцова хат калдырып киткән иде. Анда мондый юллар бар: "Без шәһәребезнең Атлар мәйданында Тукай урамы, 55 нче йортта яшибез. Күрше-тирәбездә йортлар иске, әмма безнең йортыбыз алардан да искерәк, 1965 елгы. Әмма башка йортларга капиталь ремонт ясалса да, безнеке ни өчендер читтә кала. Капремонт программасына йортлар нинди принциптан чыгып кертелә икән, шуны беләсебез килә. Ул дымоходларның да кайчаннан бирле алыштырылганы юк иде. Узган ел җәен подъезд янындагы бер дымоход килеп төште, ярый әле якында кеше булмаган. Шуннан соң икесен алыштырып куйдылар. Йортның түбәсен дә алыштырырга иде. Дөрес, бер елны көчле җил-давыл булганнан соң, түбәне ашык-пошык алыштырып куйганнар иде, шуннан бирле бер ремонт күргәнебез юк".
Дөресен генә әйткәндә, бу йорттагыларның беркая да мөрәҗәгать иткәннәре булмаган, шул исәптән Идарәче компаниягә дә. Беренче адымны алар ни өчендер бездән, редакциядән, ясарга булганнар. Хәер, әле бу хатны китермәгән дә булырлар иде, йортларында соңгы вакытларда берничә тапкыр су бирүне туктатып торганнар. Өстәвенә йортлары янында бозлавык хасил булган. Авария службасына хәбәр иттегезме, дип соравыма да "Юк" сүзен ишетергә туры килде. Капремонт бер көндә хәл ителә торган мәсьәлә түгел, ә менә сусызлык кыен. Шуңа күрә ситуациягә ачык-лык кертү өчен "Коммуналь челтәрләр" ААҖнең су үткәрү-канализация хуҗалыгына шалтыраттык. Рәшит Шәйсу-варов аңлатуынча, хәл болайрак булган: "Әлеге йортта яшәүчеләр телефон элемтәсе югалгач, элемтәчеләргә хәбәр иткәннәр. Шушы тирәдәге тузган суүткәргечләрдән су агып ята дип кем уйлаган. Җир астындагы өзеклекне табу өчен элемтәчеләр соравы буенча су бирүне дә туктатып торырга туры килгән. Суыртылган суны каядыр читкә түгел, бер эшче гаебе белән йорт янына гына агызып җибәргәннәр, нәтиҗәдә йорт янында шугалак хасил булган. Тузган суүткәргеч линияләрне ремонтлауга килгәндә, "Әлеге эшне җир кардан арынгач башлаячакбыз", диде Рәшит Михайлович.
Капремонт мәсьәләсе буенча "Минзәлә идарәче компания" ҖЧҖ җитәкчесе Равил Харазовтан мондый җавап алдык: "Әлеге йорт тирәсендәге Тукай урамы, 59, 68, Пролетарская урамы, 46, Пионерская урамы, 41 кебек йортлар 185 нче ФЗ буенча капремонт программасына шуның өчен алданрак кертелгәннәр, әлеге йортларның канализация системалары яраксыз хәлгә килгән, йортларның периметры буенча отмосткалары эштән чыккан, подъездларның козыреклары да тузып беткән. Әлбәттә инде, әлеге йортларда яшәүчеләрнең безгә язмача мөрәҗәгать итүләре дә истә тотыла. Ә теге яисә бу йортны исемлеккә кертү мәсьәләсе дәүләт торак инспекциясе, шәһәр Советы, Идарәче компания вәкилләре катнашындагы комиссия тарафыннан хәл ителә. Капремонт программасына керү өчен әлеге йортта яшәүчеләрнең «капремонт өчен» түләүләрне вакытында түләп барулары да искә алына. Шул ук вакытта барлык йортларга да берьюлы капремонт ясау мөмкин түгеллеген дә аңласагыз иде. Шуны билгеләп үтәсе килә, Тукай урамы, 55 нче йортны 2014 нче елгы капремонт исемлегенә кертү күздә тотыла».
Менә шундый хәлләр, без әлеге йортта яшәүчеләрнең теләкләре менә шул рәвешле чынга ашар дигән ышанычта калабыз.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.34300
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.34200
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.43300
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.43500
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.37400
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.49801
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.44200
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.52600
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.54400
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.59500
-
6 июль 2022 - 08:16Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен киң колачлы акцияне башлап җибәрә: сәүдә үзәгендә иң отышлыларның берсе – Aurum картасы белән барлык сатып алуларга 10% кешбэк. Арттырылган кэшбэкны сумнарда сәүдә-сервис оешмаларында теләсә нинди товар һәм хезмәткә түләгән өчен 3 ай дәвамында алырга мөмкин.47000
-
13 август 2022 - 20:19Әтрәкле авылында Фаттаховлар шәҗәрәсенә багышланган очрашу.
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
18 август 2022 - 08:44Минзәлә районында тулай җыем 119 мең тоннадан артып китте17нчы август көнне дә район басуларында 59комбайн эшләде, шуның 41 е хуҗалыкларныкы, калганнары фермер хуҗалыкларыннан.10100
-
17 август 2022 - 15:30Минзәлә районы терлекчеләре бер сыердан уртача савым буенча республикада беренче урынга чыктыларРайон буенча һәр сыердан уртача 32,5 килограмм сөт савып алына.13200
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә82400
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)170600
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64239300
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.154200
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.171800
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.228500
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064222900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика