Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Медицина хезмәткәрләренә респираторлар килде

Минзәлә районы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә РФ Дәүләт Думасы депутат Әлфия Когогина исеменнән КN95 респираторларын тапшырдылар.

(Минзәлә, 3 ноябрь, Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Covid-19 дан саклану өчен Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогинадан Минзәлә районы медицина хезмәткәрләренә ике тартма –400 данә респиратор килеп иреште. Депутат Минзәлә районының сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәдәге хезмәткәрләре адресына Рәхмәт хаты да юллаган, анда мондый юллар бар:

“...Сезнең хезмәтегез һәм һөнәри осталыгыгыз өчен тирән рәхмәтемне җиткерәм! Үзегезне һзм якыннарыгызны саклавыгызны үтенәм, сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек һәм игелек телим”.

Безнең өстәмә

Депутат исеменнән китерелгән респираторларны район үзәк хастаханәсе баш табибы Наил Мөбәрәкшин, баш шәфкать туташы Ләйлә Нуртдинова кабул итеп алды. Шундый ук күләмдәге респираторлар Актаныш район үзәк хастаханәсе вәкиленә дә тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, 30 октябрьдә Минзәлә район үзәк хастаханәсендә региональ госпиталь ачылды. Бүгенге көндә анда 9 авыру ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев