Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Дәвек урамнары чистартылмый

Кар явып үтү белән, юлсызлыктан интегүчеләр безгә килеп зарлана да башлады. Газета укучыбыз Дәвек авылыннан Назыйм Җиһангиров килеп керде һәм ул безгә үзенең моң-зарын җиткерде: -Без Дәвек авылының 4 нче тыкрыгында торабыз, урамыбызда 3 йорт бар. Һәр йортта пенсионер, инвалидлар яши. Авылда үзәк урамнарны гына чистарталар, без яшәгән тыкрыкларга грейдер...

Кар явып үтү белән, юлсызлыктан интегүчеләр безгә килеп зарлана да башлады.

Газета укучыбыз Дәвек авылыннан Назыйм Җиһангиров килеп керде һәм ул безгә үзенең моң-зарын җиткерде:

-Без Дәвек авылының 4 нче тыкрыгында торабыз, урамыбызда 3 йорт бар. Һәр йортта пенсионер, инвалидлар яши. Авылда үзәк урамнарны гына чистарталар, без яшәгән тыкрыкларга грейдер керми. Узган кыш "Органик групп-Чулман" ҖЧҖнең К-744 тракторы механизаторына акча түләп чистарттырган идем, быел урамдагы карны чистартучы юк. Аннан соң урам башына урам исеме һәм йортларның номерлары да язылмаган.

Әлеге сорауны Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Илшат Мәүҗиевкә юлладык. Ул менә нәрсәләр дип җавап бирде:

- Башта җирлек авылларындагы үзәк урамнардагы карларны эттерәбез, кардан арындырабыз, калган вак-төяк урамнарны да "Чиста шәһәр" оешмасының грейдеры кереп чистартачак. Дәвек авылында алдагы елда Мирная, Татарстан урамнарына ак таш җәеләчәк. Дәвек авылында шушы урамда яшәүчеләр узара салым түләүдә катнашмыйлар, шулай булгач урам исемнәрен үзләре дә язып куя алырлар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев