Минзәлә
  • Рус Тат
  • Елның соңгы семинары

    Бүген "Мензелинские зори" агрофирмасы Калморза хуҗалыгы товарлыклы сөтчелек фермасында хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник, ветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов алып барды. Калморза хуҗалыгына килсәк бу хуҗалык узган елның шул чорына карата 1,5 тонна сөтне артык җитештерә. Монда...

    Бүген "Мензелинские зори" агрофирмасы Калморза хуҗалыгы товарлыклы сөтчелек фермасында хуҗалык җитәкчеләре, зоотехник, ветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Аны район башлыгы Айдар Салахов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов алып барды. Калморза хуҗалыгына килсәк бу хуҗалык узган елның шул чорына карата 1,5 тонна сөтне артык җитештерә. Монда бер сыерлардан бозау алу, ит җитештерү арткан. Хуҗалык җитәкчеләренә алдагы елда күрсәткечләрне тагында арттырып, авыл хуҗалыгы тармагында алга карап эшләргә кирәклегенә басым ясалды. Семинарга килгәннәр сыерлар торагын һәм бозаулату боксларын карадылар, бөтен җирдә чисталык хөкем сөрә, ялт итеп тора. Савым залын Яңа елга бизәп тә куйганнар.

    Сөйләшү бозаулар торагында да булды. Монда торакны дезинфекцияләгәннәр, аэрозоль бөркегәннәр. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ленар Хайруллин терлекләрнең үлеменә юл куймау өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген дә әйтеп узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: