Минзәлә
  • Рус Тат
  • Эшләр өчен шартлар бар, теләк кенә кирәк

    Моннан берничә ел элек халык җыенында элеккеге Яңа Мәлкән урта мәктәбе директоры Назыйф Сәетов яшьләргә торак төзү мәсьәләсен күтәргән иде. Сүзләре һаман да колакта яңгырап тора: "Авылның киләчәге турында кайгыртмасак, терлекчелектә эшләргә кеше калмаячак... Яшьләрне авылда калдыру, эшкә тарту өчен торак йортлар төзелсен иде..." Бүгенге көндә дә актуаль тема бу....

    Моннан берничә ел элек халык җыенында элеккеге Яңа Мәлкән урта мәктәбе директоры Назыйф Сәетов яшьләргә торак төзү мәсьәләсен күтәргән иде.

    Сүзләре һаман да колакта яңгырап тора: "Авылның киләчәге турында кайгыртмасак, терлекчелектә эшләргә кеше калмаячак... Яшьләрне авылда калдыру, эшкә тарту өчен торак йортлар төзелсен иде..." Бүгенге көндә дә актуаль тема бу.

    Яңа Мәлкәнгә авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдиновның чыгышында авылны саклауга, аеруча торак төзелешенә кагылышлы мәгълүматлар яңгырады.

    -Илебез, республика һәм район җитәкчелеге авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә барлык мөмкинлекләрне тудыра. Авылда яшьләрне калдыру, терлекчелекне дә үстерү максатыннан төрле программалар эшли. Шуларның берсе - аренда торагы -авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр өчен барлык уңайлыклары булган йортлар төзү.Узган ел аренда торагы буенча ике йорт төзелде. 2018 елда тагын шундый 3 йорт төзеләчәк, - диде ул.

    Шушы ук территориядә 40 йорт кишәрлегенә ызанлаштыру үткәрелгән. Бүгенге көндә әлеге йортларга электр, газ кертү өчен документлар әзерләнә.

    Иң сөенечлесе - авылда балалар туып тора. 1 яшьтән алып мәктәп яшендәге барлык балалар саны 50дән артып китә. Бүгенге көндә башлангыч сыйныфларп яхшы ремонтланган, заманча җиһазланган мәктәптә белем ала. Өлкән сыйныф укучылары гимназиягә укырга йөриләр, укучыларны һәр көн автобус белән йөртү оештырылган.

    Асфальт юллар салынуы да авыл тормышын җанландырып җибәрүгә этәргеч булды. Быелгы планга Яңа Мәлкәннән Дусай Кичү авылына юл төзелеше кертелүе күпләр өчен зур сөенеч ул.

    Үзара салым акчасының бер өлешенә Иске Мәлкән авылының Тапиков урамында 120 метр юлга таш җәелгән. Спонсорларның ярдәменә таянып байтак эшләр башкарылган. Әйтик, Фоат Комаров ярдәме белән Дусай Кичү авылының М.Җәлил урамына 1 кмдан артык юлга комлы таш салынган. Илдар Мөхәммәдиев тарафыннан Дусай Кичү авылында зират территориясе сетка белән әйләндереп алынган. Рәүф Шагалиев тарафыннан Яңа Мәлкән авылындагы скважина өчен таш боҗралар кайтартылган. Авыл яшьләре вакытларын файдалы итеп үткәрсен өчен Наил Миннәхмәтов Яңа Мәлкән мәдәният йортына теннис өстәле бүләк иткән.

    Авылда үткәрелгән барлык чараларга район Советы депутаты Николай Черток, "Органик Групп Минзәлә"агрофирмасы директоры Илфар Халиков, шәхси эшмәкәр Маркел Пузырев даими рәвештә спонсорлык ярдәме күрсәтеп торалар. Җыенда аларның барчасына рәхмәт сүзләре яңгырады.

    Авыл хуҗалыгы производствосының эшчәнлеге белән "Органик Групп Минзаля" агрофирмасының директор урынбасары Җәлил Хәсәнов таныштырды. Агрофирма буенча күрсәткечләрне Кукмара районы уңганнары ирешкән күрсәткечләр белән чагыштырды. 1 га сөрүлек җирләренә исәпләгәндә бездәгедән 5 тапкыр күбрәк керем алалар дип шаккатырлык саннар турында сөйләп үтте.

    Җыенда катнашкан район башлыгы Айдар Салахов авыл хуҗалыгы эшчәнннәренә дә, авыл җирлеге активына да бурычлар куйды.

    Сан

    Районда 2017-2018 елгы инвестицион планга аренда торагы буенча 28 шәхси йорт һәм бер күпфатирлы йорт төзелеше кертелде. Шуларның 10сын финанслау башланды. Шушы программа буенча өч гаиләгә фатир Юртау бистәсендәге күпкатлы йортлардан бирелде, алар белән найм турында килешүләр төзелде. Бу программа авыл хуҗалыгы белгечләрен җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: