Минзәлә
  • Рус Тат
  • Эссе җилләр игенчеләрне дә сагайта

    Район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлеләре башлыклары һәм хуҗалык,агрофирма җитәкчеләре катнашында Балтай басуында киңәшмә уздырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев игенчелектә булган эшләргә тукталып китте,чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, авырулардан, корткычлардан саклау-бүгенге көннең иң җитди таләбе икәнен ассызыклап китте. Шулай ук игеннәрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп...

    Район башлыгы Айдар Салахов авыл җирлеләре башлыклары һәм хуҗалык,агрофирма җитәкчеләре катнашында Балтай басуында киңәшмә уздырды.

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев игенчелектә булган эшләргә тукталып китте,чәчүлекләрне чүп үләннәреннән, авырулардан, корткычлардан саклау-бүгенге көннең иң җитди таләбе икәнен ассызыклап китте. Шулай ук игеннәрне тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыккач та тырмаларга кирәклеген әйтеп узды. Быелгы май аеның һава шартлары корткыч бөҗәкләрнең үрчеүнә уңай тәэсир ясады.Тиздән былтыр салып калдырган саранчаның йомыркаларыннан саранча пәйдә булырга охшап тора. Бу араларда гына синоптиклар явым-төшем вәгъдә итмиләр, шулай булгач үсемлекләрне яфрак аркылы тукландыру һәм башка агротехник чараларны үтәү көн кадагында тора. 2015 елдан башлап күпьеллык үләннәрне дә яңарту буенча субсидия бирүдә яңа кагыйдәләр кертелүен дә билгеләп үтте. Яңартылган күпьеллык үләннәр "Заиковский" ҖЧҖ һәм "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә генә, бу хуҗалыклар гына субсидиягә өмет итә ала, районның калган хуҗалыклары субсидия алмаячак. Ул шулай ук басуларның картасын да эшләргә кирәклегенә басым ясады.Район башлыгы печән чабу һәм җыю, терлек азыгы хәзерләү һәм уракта катнашачак техниканың әзерлеген үзем тикшерәчәкмен дип кисәтте.Ул терлекчелек биналарын яңарту буенча кыш көне башлаган эшләрне авыл җирлекләре ярдәме белән төгәлләү бурычы куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: