Минзәлә
  • Рус Тат
  • Фарраховлар гаиләсе - шәҗәрәләр бәйрәмендә

    Конкурс Актанышта узды

    (Минзәлә, "Минзәлә-информ") Резеда-Айдар Фарраховлар гаиләсе шәҗәрәләр бәйрәмендә "Без тарихта эзлебез" конкурсының зональ этабында катнашты. 
    Һәр гаилә, һәр милләтнең үзенә генә хас гадәте була. Туган як тарихында якты эз калдырган гаиләләр дә бар. Әнә шундый җылы тойгыларны үз эченә алган бу “Тарихта без эзлебез” конкурсы. 
    Конкурс шартлары буенча гаилә ризыгын, милли ризыкны , “Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем” визит карточкасын, концерт номеры да тәкъдим иттеләр. Билгеле, шәҗәрә белән дә танышып уздылар. 
    Гаилә үз традицияләрен һәм тарихын кадерләп саклый, бу истәлекне балаларга тапшыра. Хуҗабикә Резедә конкурска яраткан гаилә ризыклары - балык өстәле әзерләгән, өстәлләре бик мулдан иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: