Минзәлә
  • Рус Тат
  • Әфганчылар сугышчан дусларын искә алдылар

    Кадрәк җирлегендә үткән очрашу сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булды.

     Үткән тормышыбызда мәңге онытылмас , йөрәккә кан белән язылган вакыйгалар байтак. Шуларның берсе –Әфганстандагы сугыш. Бу сугыш беткәнгә дә инде 30 ел  тулып китте. Әмма аның хәтирәләре,тау-ташларында башын салган совет сугышчылары һичкайчан онытылмаслар.

     Бу очрашу – менә шушы көннәрнең башлангычын искә алу, исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен онытмыйча  яшәргә кирәклегенә тагын бер кат игътибарны  җәлеп итү өчен  оештырылды.

    Башта Җәмәк авылында туып үскән һәм шунда соңгы көннәренә кадәр яшәгән Хәлил Ганиевне, аннары Кадрәк авылында туган, армия сафларыннан кайтып Чаллы шәһәрендә яшәгән  Геннадий Гарнышевның каберләренә зиярат кылдылар. Алар яшәгән йортка, туган нигезләренә хәтер тактасын ачылу тантанасы булды.  

      Әфганчылар  Хәлил Ильяс улын   һәм Геннадий Михайловичны искә алу,  алар яшәгән йортка истәлек тактасы кую  максаты белән  шушы җирлеккә килделәр.

    Аларның икесендә хезмәттәшләре  хәтирәләрне яңартып, яшь чакларын искә төшерделәр. 

     Егетләрнең дуслыгы чыннан да,  күпләр көнләшерлек.  Истәлек тактасы куйганнан соң Кадрәк авылы мәдәният йортында әфганчылар өчен бик матур кичә оештырылган, бу кичәне әзерләүдә авыл үзешчәннәре күп көч куйганнар, аларның чыгышлары нур өстенә нур булды.

     Тантанага килгән 60 лап әфганчы сәхнә түренә менеп әфганчылар гимны “Хуш Гиндекуш” җырын башкаруы барлык тамашачыларны күзләрен яшь бөртекләренә күмде, чылатты һәм елатты.

    Бу җырларда искиткеч шәфкатьле көч бар. Алар көчсезләргә көч бирә, югалып калганнарда ышанычны   арттыра.

    Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребезнең дә онытырга хакы юк! 
    Армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән егетләр дә, бу афәтне күреп кайтып, монда арабыздан киткәннәрне дә без һәрвакыт аларны да, аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләрен дә  истә тотыйк!

    Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын. Яшь егетләрнең гомерләре вакытсыз өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше җиргә яшәү өчен яратылган. Ә сугышлар алар безнең йөрәк яралары, мәңге төзәлмәс йөрәк яралары.

    Әфганчыларны искә алу тантанасында район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева катнашты һәм чыгыш ясады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: