Минзәлә
  • Рус Тат
  • Габбас абый Сабирҗанов - матбугатның чын дусты

    Инде менә ничә еллар “Татмедиа” АҖ подписка чорында әбүнәчеләр арасында “Подписка өчен телевизор” дигән конкурс оештыра

    Районыбызда яшәүчеләр бу конкурста телевизор ота алмасалар да, барыбыер катнашып, нинди дә булса приз алалар.  Районыбызда быелның икенче яртыеллыгына иң күп суммага шәһәребезнең мактаулы граҗданины, хезмәт ветераны Габбас Сабирҗанов язылган.  Шушы конкурста ул җиңүче дип табылды һәм аңа газета хәбәрчесе Дильфас Галиев “Татмедиа” АҖнең махсус бүләген “Минзәлә” газетасы символикасы төшкән сөлге һәм круҗка тапшырды.

      Әлеге уңайдан аның фикерен дә белдек, ул менә нәрсәләр сөйләде:

    -Мин үзем  “Минзәлә” газетасын 1955 елдан бирле алдырамын һәм бер елны да язылмыйча калганып юк.  Республикабыз , район  яңалыкларын “районка”дан беләм. Иң беренче булып район газетасын укып чыгамын, аннары башка газета-җурналларга күз саламын. Минзәлә районында яшәп тә “Минзәлә”не алдырмау үзеңне хөрмәт итмәүгә тиң ул. Федераль басмаларны да калдырган юк.   Мин үзем “Ватаным Татарстан”, газетасын,  “Сөембикә”, “Казан утлары”, Безнең мирас” җурналларын даими алдырам . Эшләгән дәвердә “Роман газета”ны, “Правда”, “Селькая новь” газеталарынһәм эштә кулланыр өчен ветеринария басмаларын шулай ук даими яздырып укыдым. Тормыш иптәшем Дания да газета-җурналлар укырга ярата. Хәзер иркенлек бит-тормыш белән янәшә атларга омтылучылар үзе теләгән басмага сайлап та языла ала һәм мин шуларның үземә кирәген сайлап аламын.  Минемчә, әле кешеләр күбесенчә гыйбрәтле хәл-вакыйгалар, әхлак һәм авыл хуҗалыгы, хәтта аянычлы язмышлар турындагы мәкаләләрне кулдан-кулга йөртеп укый.

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: