Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Госпитальне вакытында ачтылар: пневмония һәм COVID-19 белән көрәш тулы көченә бара

Госпиталь ачылганнан бирле 62 кеше дәваланды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

ТР сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 30 октябреннән боерыгы нигезендә Минзәлә район үзәк хастахнәсендә пневмония һәм яңа коронавирус covid – 19 инфекциясе белән авыручыларны дәвалау өчен вакытлы йогышлы авырулар бүлеге ачылды.

Наил Әсәдуллин, Минзәлә район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары:

- COVID пандемиясе кызган чагында «кызыл зонада» эшләүче 19 белгечкә гадәти тормыш рәвешен алыштырырга туры килде. Медицина персоналы җитмәүгә һәм эш графигы - тәүлегенә 12 сәгать авыр булуга карамастан, белгечләр тулы куәткә эшли.

Госпитальне әзерләүдә Минзәлә муниципаль районы администрациясе башлыгы Салахов А.Ф., Минзәлә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Халиков И. М., «Татавтодор» ААҖнең Минзәлә филиалы директоры Сәмигуллин М. М., «Мензелинск-Сервис» ҖЧҖ директоры Юдин Е. А., «Минзәлә АТП» ҖЧҖ директоры Кәримов Р. Г., «Минзәлә икмәк заводы» ЯАҖ генераль директоры Солтанов Ф. Р., «Лига» ҖЧҖ генераль директоры Степанов Н. Н. һәм ШЭ Остроумов А. А. ярдәм күрсәттеләр.

Хастаханә коллективы Минзәлә муниципаль районы хакимиятенә һәм шәһәр предприятиеләре җитәкчеләренә, шулай ук «кызыл зонада» эшләүче белгечләргә зур рәхмәт белдерә.

Авырлыкларга карамастан, госпиталь актив эшләвен һәм кешеләр гомерен саклап калуын дәвам итә. Эшмәкәрләр һәм шәһәр халкы тарафыннан аңлап кабул итүгә һәм ярдәм күрсәтелүгә өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев