Минзәлә
  • Рус Тат
  • Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Минзәлә районында яшәүче милләт вәкилләрен кунакка чакырды

    Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов февраль аенда Казанда "Минзәлә көнен" уздыру тәкъдиме белән чыкты, райондагы төрле милләт вәкилләрен үзләренә кунакка дәште. Мәлкән авыл җирлегендә Татарстан халыклары ассамблеясының Минзәләдәге вәкиллегенең 2017 елда башкарылган эшчәнлегенә йомгак ясалды. Әлеге чарада районыбызда яшәүче милләт вәкилләре, район җитәкчелеге белән берлектә ТР Дәүләт Советы депутаты,...

    Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов февраль аенда Казанда "Минзәлә көнен" уздыру тәкъдиме белән чыкты, райондагы төрле милләт вәкилләрен үзләренә кунакка дәште.

    Мәлкән авыл җирлегендә Татарстан халыклары ассамблеясының Минзәләдәге вәкиллегенең 2017 елда башкарылган эшчәнлегенә йомгак ясалды.

    Әлеге чарада районыбызда яшәүче милләт вәкилләре, район җитәкчелеге белән берлектә ТР Дәүләт Советы депутаты, Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов та катнашты.

    Мәдәният йорты фойесында килгән кунакларны һәр милләт вәкиле үзләренең милли ризыклары белән үз телләрендә сәламләп каршы алдылар, кул эшләре күргәзмәсе белән таныштырдылар.

    Залда, халык алдында чыгыш ясап, Татарстан халыклары ассамблеясының Минзәләдәге вәкиллеге җитәкчесе Ирина Михайлова, шулай ук керәшен һәм мари берләшмәләре җитәкчеләре дә башкарылган эшләре белән таныштырдылар, борчыган проблемаларын җиткерделәр.

    Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев ведомствоара эш группасы эшчәнлеге хакында бәян итте.

    Ирек Шәрипов Минзәләдә еш кунак була, үз чыгышында да ул бирегә дуслары янына килгәндәй бик теләп килүен әйтте. Төрле милләт вәкилләренең дус һәм бердәм булып яшәүләренә, телләрен, гореф-гадәтләрен саклауга үзләреннән зур өлеш кертүләренә рәхмәтен белдерде. Шулай ук милләтләр общиналарына юридик яктан теркәлгән булуның өстенлекләрен аңлатты.

    -Иң беренче чиратта сез конкурсларда катнашып, төрле суммаларда грантлар ота аласыз. Мисал өчен, Татарстанда немецлар сан буенча күп түгел. Ләкин узган ел алар гомуми суммасы 3 миллионнан артык булган 3 төрле грант оттылар, әйтик, чувашлар 200 мең сум гына. Әгәр дә грантларда катнашу ниятегез бар икән, бу эштә документлар тутыруда, тиешле юнәлеш бирүдә без сезгә ярдәм итәчәкбез, - дип белдереде Ирек Илдусович.

    Халыклар дуслыгы йортында минзәләлеләр өчен дә ишекләр һәрвакыт ачык булуын әйтте Ирек Шәрипов.

    Бүгенге чарада район мәдәният бүлегенең халык фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: