Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хуҗәмәтлеләр беренчелекне бирми

    Минзәлә шәһәрендәге "Юбилейный" спорт комплексында Эльдорадо кибете челтәренең аудио-видео һәм көнкүреш техника бүләкләренә милли татар-башкорт "Көрәш" буенча 1996 нчы елда туган һәм кечерәк егетләр арасында ачык шәхси-команда беренчелеге узды. Киң масштабта үткән бу ярышларга Татарстан Республикасы милли көрәш Федерациясе башкарма директоры Равил Гарафулла улы Хәйруллин килгән иде. Ул үткән ярышларның...

    Минзәлә шәһәрендәге "Юбилейный" спорт комплексында Эльдорадо кибете челтәренең аудио-видео һәм көнкүреш техника бүләкләренә милли татар-башкорт "Көрәш" буенча 1996 нчы елда туган һәм кечерәк егетләр арасында ачык шәхси-команда беренчелеге узды.

    Киң масштабта үткән бу ярышларга Татарстан Республикасы милли көрәш Федерациясе башкарма директоры Равил Гарафулла улы Хәйруллин килгән иде. Ул үткән ярышларның иганәчесе Язкәр Биҗанов һәм милли татар-башкорт көрәше буенча тренер Рәмзил Бәдриевка татар башкорт спорт көрәше федерациясе рәисе Марат Әхмәтовның рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Язкәр Биҗановка, көрәш буенча спорт мастерлары - ветераннар Мәүләветдин Закиров һәм Фәрит Хәмәтдиновка "Атказаннар" дигән китап тапшырылды. Спорт ветераны Фәрит Хәмәтдиновка милли көрәш буенча ТР Спорт остасы дигән исем бирелде. Равил Хәйруллин Минзәлә районында милли көрәшнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, безнең районнан чыккан атаклы көрәшче исемнәрен атап чыкты.

    Бәйге ничек үтте? Кемнәр җиңеп чыкты? Бу хакта "Минзәлә" газетасының 19 февраль саныннан укыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: