Иң уңган, иң булган Минзәлә гүзәлләре

Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан башкалабыз Казанда тантаналы төстә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Быел очрашуга республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан чакырылган меңнән артык хатын-кыз арасында Минзәләдән дә җиде кешелек делегация бар иде. Болар (рәсемдә сулдан уңга)...
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан башкалабыз Казанда тантаналы төстә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән-2014" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Быел очрашуга республикабызның барлык шәһәр һәм районнарыннан чакырылган меңнән артык хатын-кыз арасында Минзәләдән дә җиде кешелек делегация бар иде. Болар (рәсемдә сулдан уңга) Татарстанның халык артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия, шулай ук "Тантана" театраль премия лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисткасы Венера Нигмәтуллина, дәүләт һәм муниципаль идарә итү өлкәләрендә күп еллар икътисадчы-финансист булып эшләгән Фәридә Фәйзуллина, ТР буенча "Росреестрның федераль кадастр палатасы" ФГБУ филиалының Минзәлә районы буенча бүлеге хезмәткәре Елена Бочкарева, район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Роза Салдаева, "Вамин Минзәлә" агрофирмасының "Минзәлә" бүлекчәсеннән көтүне кабат җитештерү технологы Татьяна Винокурова, ТРның Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Эльвира Хәбибуллина, "Чулман" агрофирмасының "Вахитов" бүлекчәсе савымчысы Рафиса Локманова. Алар җәмгыяви тормышыбызның төрле өлкәләрендә эшлекле сыйфатларын, иҗади мөмкинлекләрен уңышлы гамәлгә ашыручы, югары үрләр яулаучы, үзләренең тырышлыклары һәм активлыклары белән аерылып торучы гүзәл затлар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге, республикадагы ир-егетләр исеменнән хатын-кызларны язның иң беренче бәйрәме белән кайнар котлады, аларга шигырь дә багышлады.
-Хатын-кызлар - гаилә учагын саклаучы, балаларга тәрбия бирүче һәм алар халык хуҗалыгының аерым тармакларында мөһим роль уйный, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
-Концерт программасы белән үрелеп барган тантанадан матур, якты кичерешләр белән кайттык, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Минзәлә гүзәлләре.
Безнең белешмә
Быел конкурсның сайлап алу буенча зона этапларында 400гә якын хатын-кыз катнашкан. Республика жюрие зона этапларында 84 җиңүчене сайлап алды, аларның 30ы "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республикакүләм конкурсында җиңде. Тантанада атап үтелгән җиңүчеләр арасында зона турында "Хатын-кыз-ана" номинациясендә җиңүче буларак Елена Михайловна Бочкареваның исеме дә яңгырады, истәлекле бүләк тапшырылды.
Конкурс нәтиҗәләрен "Татарстан хатын-кызлары" республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева һәм ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова игълан итте.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 август 2022 - 09:13“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 19 август, 2022 ел саны анонсы “Азия балалары” халыкара ярышларында җиңү яулап кайткан Ярослав Соколовский турында 1-5 битләрдә мәкалә чыга.6700
-
11 август 2022 - 17:23“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 12 август саны анонсы Эт чемпион булырмы, әллә сукбаймы – барысы да аның хуҗасыннан тора. Токымлы этләр асраучылар турында газетаның 4 битендә укыгыз.36100
-
7 август 2022 - 09:13"Самолёт бозлана башлады": Минзәлә районында туып-үскән Рамил Гаязов күктә очканда килеп чыккан иң штаттан тыш хәл турында сөйләде Якташыбыз Рамил Гаязов - Яр Чаллы шәһәренең "Свободное небо" дельтаклубы җитәкчесе турында, 2022 елның 5 августында чыккан "Минзәлә"- "Мензеля" газетасында укыгыз.34500
-
5 август 2022 - 10:10"Минзәлә"- "Мензеля" газетасының 2022 елның 5 августы саны анонсы Үз практикасында Минзәлә район үзәк хастаханәсе хирургларына төрле очраклар белән очрашырга туры килә. Аларның уникаль операцияләре турында 1-2 биттә укыгыз.43600
-
28 июль 2022 - 16:24"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 29 июль 2022 ел саны анонсы Быел “Минзәлә” газетасының 105 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул ук вакытта якташ һәвәскәр тарихчыбыз Геннадий Семенов газета чыга башлау 1887 елга барып тоташа дип фаразлый. Бу хакта 5 биттә укыгыз.43700
-
26 июль 2022 - 15:13Ак Барс Банк ТР Дәүләт хезмәтләре картасы буенча 10% күләмендә кешбэк күчерәчәк Ак Барс Банк яңа клиентлар өчен зур күләмле акцияне дәвам иттерә – барлык сатып алуларга 10% кешбэк.37600
-
25 июль 2022 - 16:14“Заиковский” хуҗалыгы тагы бер тракторга баеды “Заиковский” хуҗалыгы ел саен авыл хуҗалыгы техникаларын яңартып тора.50001
-
22 июль 2022 - 10:32"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 22 июль 2022 ел саны анонсы Район башкарма комитеты үзмәшгульләр һәм кече, урта бизнес вәкилләре белән нинди эшчәнлек алып бара? Бу хакта 1 биттә укыгыз.44300
-
14 июль 2022 - 15:32“Минзәлә”-“Мензеля” газетасы 15 июль 2022 ел саны анонсы Түбән Юшады авылында зурлап Ивану (Иван Купала) бәйрәме үткәрелде. Бу хакта 1 нче биттә укыгыз.52600
-
7 июль 2022 - 15:31“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.54400
-
6 июль 2022 - 14:35Менә ичмасам җиләге дә җиләге! Гөлсинә һәм Сәгыйрь Билаловлар көн саен үз участогыннан 75-80 граммлык җиләк җыялар.59600
-
13 август 2022 - 20:19Әтрәкле авылында Фаттаховлар шәҗәрәсенә багышланган очрашу.
-
11 август 2022 - 19:15"Август" компаниясенең Минзәлә ОСП бүлекчәсендә августа һәр көн алтын бәясендә
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
12 июль 2022 - 10:19
-
19 август 2022 - 20:42Авыл үзешчәннәре ачык һавада Минзәлә халкына концерт күрсәттеМ.Җәлил паркында кич дәвамында моңлы җырлар яңгырады.4200
-
19 август 2022 - 14:58Минзәлә районында тулай җыем 124 мең тоннадан артып китте18 нче август көнне район басуларында 73 комбайн эшләде, шуның 55 е хуҗалыкларныкы, калганнары фермерларныкы.6000
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә82600
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)170700
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64239400
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.154300
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.172000
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.228700
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064223100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика