Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс

    Яңа ел бәйрәме кысаларында районда быел да “Иң яхшы яңа ел бизәлешенә” традицион конкурсы игълан ителде. Ул район башлыгының карары белән расланган.

    (Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ")
    Әлеге конкурс бәйрәм көннәрендә районда яшәүчеләр өчен бәйрәм күтәренкелеге тудыруны, биналарны, урамнарны, мәйданнарны, чыршыларны бизәүгә иҗади якын килүне, яхшыртуны күздә тотып үткәрелә.
    Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча билгеләнәчәк:
    1) “Авыл җирлекләрендә Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү”;
    2) “Оешма территориясен Яңа елга иң яхшы бизәү”;
    Номинациядә катнашучылар 4 категориягә бүленә:
    –балалар мәгариф учреждениеләре;
    –урта махсус уку йортлары, гомуми белем бирү мәктәпләре, ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен интернат-мәктәп;
    –бюджет оешмалары;
    –шәһәр предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр.
    3) "Торак йортлар территориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше".
    Катнашучылар 2 категориягә бүленә:
    –шәхси йортлар;
    - күпкатлы йортлар ишегаллары.
    Конкурс 2020 елның 14еннән 24 декабренә кадәр үткәрелә.
    Җиңүчеләр район башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнәләр. Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү шәһәребездәге үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасында булачак.


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: