Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ильяс Закиров - ел артисты

    Театрда сезон ачылу - һәрчак тантаналы, дулкынландыргыч һәм көтеп алынган вакыйга. Ул театр бинасында тулы тамаша залында үтте.

    Сезон ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев катнашты һәм чыгыш ясап  театр коллективын, тамашачыларны театрның 84 нче сезоны ачылу тантанасы белән тәбрикләде. –Минзәләбезнең үз театры,  аның күренекле артистлары бар, без бик бәхетле халык. 2019 ел Россиядә Театр елы  буларак билгеләп үтелә, безнең Минзәлә театры коллективы өчен бу ел уңышлы булды, алар Казахстанда  һәм Роосиянең Мәскәү, Волгоград, Махачкала шәһәрләрендә,  төбәкләрендә чыгыш ясадылар. Театрның киләчәге бар, чөнки безнең театрыбызга яшьләр эшкә киләләр. Шулай булгач театрыбыз киләчәккә карап эшли, иҗат итә. Яңа сезонда да тамашачыларыбызны яңа премьералар белән сөендерегез.

    Россиядә театр елы игълан ителү уңаенан театр директоры Роберт Шәймарданов тәкъдиме белән районыбыздагы балалар бакчалары, мәктәпләр, урта белем бирү йортлары,  авыл үзешчәннәре катнашында театр фестивале уздырылды.

    Сезон ачылу тантанасында чыгыш ясап театрның уңышлары, киләчәккә проектлары турында театр директоры Роберт Шәймарданов болай диде:

    - Сезонны ачканнан соң премьералар булачак, алар сезгә охшар дип өметләнәбез. Кечкенә Минзәлә шәһәре театры коллективы Россиянең төрле шәһәрләрендә үзен танытырга өлгерде. “Бердәм Россия” фиркасе ярдәме белән зур әсәрләр чыгардык, машиналы булдык, материаль-техник базаны ныгыттык.  Татарстан ның 100 еллыгына багышлап “Казан сөлгесе” дигән спктакльне сәхнәгә куярга әзерләнәбез. Монда шәһәребез тамашачыларының өлеше зур. Минзәлә тамашачысы безнең спектакльләрне көтеп ала, премьераларга килә, эшмәкәрләр булышлык күрсәтә, ярдәм итә.

    Тантанада узган сезонга нәтиҗә ясадылар, Роберт Шәймарданов театр яратучыларны, тамашачыларны сезон ачылышы белән тәбрикләде, артистларны төрле номинацияләрдә билгеләп үттеләр. Номинантларга диплом һәм махсус премияләр тапшырды. Узган елгы сезон нәтиҗәләре буенча “Ел артисты-2018” дигән номинациядә театрда махсус кубок булдырылды. Әлеге кубокка  театр артисты Ильяс Закиров лаек булды һәм ул Диплом, акчалата премия белән бүләкләнде. “Театрның якын дуслары” номинациясендә Рәйсә һәм Рәсим Шәймөхәммәтовлар,  83 сезон нәтиҗәләре буенча мәртәбәле тамашачы номинациясендә Альбина һәм Флүр Шакировлар җиңеп чыгып махсус бүләккә лаек булдылар.  

    Быел Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Әнгам Әтнабаевның “Кыз урлау”  музыкаль комедиясе  премьерасы белән ачып җибәрде.   

     

    ФОТОГАЛЕРЕЯ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: