Минзәлә
  • Рус Тат
  • Инновацион технологияләр белән эшләүче тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр

    Минзәлә педагогия көллиятенең актлар залында хореграфия, юл хәрәкәте иминлеге, татар теле, инглиз теле һәм робот техникасы буенча 2019-2019 елгы уку елында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшләренең йомгаклау тантанасы булып үтте.

    Районыбызда балалар белән нәтиҗәле  эшләп аларның сәләтләрен вакытында күрә белүче һәм ачучы, туган телгә , чит телләргә мәхәббәт тәрбияләүче сәләтле педагоглар шактый. 2018 елның 1 октябреннән районыбызның барлык мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында уку елы дәвамында инновацион технологияләр кулланып, актуаль юнәлешләр буенча программалар кертелде һәм апробацияләнде. Инновацион технологияләр белән эшләүче педагогларны бүләкләү тантанасында район башлыгы Айдар Салахов,  район башкарма комитетының җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин, педагогия көллияте директоры Ренат Ибраһимов катнашты. 

    Шул уңайдан балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрне һәм Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте укытучыларын бүләкләү тантанасында  чыгыш ясап Айдар Салахов болай диде:

    -Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, педагогия көллияте,   мөгаллимнәре, ДОССАФ белән бергә инновацион технологияләр кулланып эшләүдә, системалы эшләп,  зур эшләр башкарасыз. Алдагы елларда да бу эшләрне дәвам итәрбез. Балаларны кече яшьтән үк хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп тәрбиялисез. Минтимер Шәймиев быел полингивал мәктәп төзү идеясы белән чыкты һәм  ул киләчәктә Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә булачак. Бездә мондый инновацион технологияләр куллану берничә ел элек башланды. Районыбызда ел саен диярлек мәктәпләр, балалар бакчалары капиталь төзекләндерелә, шулай булгач алдагы уку елында да бу технологияләр куллануга тагы берничә балалар бакчалары кушыла, киләчәктә дә бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын. Ул үз чыгышыннан соң төрле номинацияләрдә җиңү яулаган балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләргә  Рәхмәт хаты тапшырды. Менә алар: Рәмилә Миңнуллина( 4нче бакча,Гномик), Альфинур Сизова( 5нче бакча, “Зоренька), Елена Романова( 9 нчы бакча, “Теремок”), Люзия Фаррахова( 8 нче бакча, “Солнышко”), Гүзәл Фролова( 1нче бакча, “Нефтяник”), Гульнара Юнусова( 2 нче бакча, “Алтынчәч”), Юлия Садикова(1 бакча, “Нефтяник”), Ләйсән Мавлиева( Татар Мөшегесе бакчасы, “Тамчыкай”), Гүзәлия Маннанова( 3 нче бакча, “Чебурашка”),  Оксана Чебашова( 6 нчы бакча, “Аленушка”), Эльвира Тимербаева( 7 нче бакча, “Березка”). Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында телләр компетенциясе үсеше буенча актив педагогик эшчәнлек алып барган түбәндәге мөгаллимәләр: Екатерина Голякова, Дарья Котельникова, Ләйлә Шайсуварова, Алия Суфиянова(дүртесе дә чит телләр мөгаллимәләре), мәктәпкәчә белем бирү компетенциясендә телләр үсешендә актив педагогик эшчәнлек алып барган  “Роботехникада укымышлылыкны күрсәтү” номинациясендә: Марина Лаптева( педагогия көллиятендә укту эшләре буенча директор урынбасары), Зоя Тимофеева( көллиятнең методик кабинет мөдире, җәмгыять дисциплиналары уктыычысы), Вероника Муринова( педагогика һәм психология укытучысы, мәктәпкәчә белем бирү  буенча белгеч), Марина Камашева(педагогия көллиятенең уку методик эшләр буенча  директор урынбасары. Балалар инновацион технологияләр ярдәмендә компьютер аркылы  маймыл һәм җирафларның баш селкегәнен күрсәтте. Педагогларны бүләкләү тантанасы шәһәребез  бакчаларында тәрбияләнүче балалар чыгышы белән үрелеп барды.  Алар җырладылар да, биеделәр дә, инглиз телендә әкият тә күрсәттеләр.     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: