Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иркәнәштә Мәүлид бәйрәме

Атна башында Иске Иркәнәш авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Минзәлә һәм Тукай районы мөхтәсибәте җитәкчесе Җәүдәт хәзрәт Харисов, Минзәлә мәчете имамы Рәмзил хәзрәт бик үтемле вәгазь сөйләделәр, догалар укыдылар. Минзәлә шәһәреннән Лениза ханым Якиева, Роза Фәхретдинова, 93 яшьлек Кәндидә Хәбибуллина үзләренең мөнәҗәтләре белән әлеге бәйрәмгә нур өстәделәр.Мәүлид бәйрәмендә...

Атна башында Иске Иркәнәш авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме зурлап билгеләп үтелде. Минзәлә һәм Тукай районы мөхтәсибәте җитәкчесе Җәүдәт хәзрәт Харисов, Минзәлә мәчете имамы Рәмзил хәзрәт бик үтемле вәгазь сөйләделәр, догалар укыдылар.

Минзәлә шәһәреннән Лениза ханым Якиева, Роза Фәхретдинова, 93 яшьлек Кәндидә Хәбибуллина үзләренең мөнәҗәтләре белән әлеге бәйрәмгә нур өстәделәр.Мәүлид бәйрәмендә Татар Мөшегесеннән Вахит хәзрәт, Зөлфирә Ханова, Роза Насыйрова үзләренең зур өлешләрен керттеләр. Бәйрәмгә килгән кунаклар һәм авылдашларыбыз мул аш табыны артында төле тәм-томнар белән сыйландылар. Авылдашыбыз Фәнияр Гәрәевнең Корбан бәйрәмендә чалынган сарык итеннән дә авыз иттеләр. Бу бәйрәмдә һәр катнашкан кеше(алар 40) үз күчтәнәче белән килгән иде. Бәйрәмдә сорау-җавап викторинасы да үткәрелде, актив катнашкан, дөрес җавап биргән кешеләргә Җәүдәт хәзрәт алып килгән дога китаплары өләшенде.

Икенче көнне Мәүлид бәйрәме Татар Мөшегесе авылында да үткәрелде. Бу авылда бәйрәмнең төп иганәчесе ирле-хатынлы эшмәкәрләр Әлфия һәм Индус Ахметовлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев