Минзәлә
  • Рус Тат
  • Иркәнәштә ясаганны карап торырга кирәк икәнен онытмыйлар

    Иркәнәш авылында күмәк өмәләр оештырып, авылның ике чишмәсен чүп -чардан тазарттылар.

    Әлеге чишмәләр (Ташлык һәм Имәнле) әле берничә ел элек кенә төзекләндерелгән иде. Тик шулай да эш ясап кую белән генә бетми бит. Моны аңлап, иркәнәшлеләр башта 17 кеше җыелып Иркәнәшнең үзенең Ташлык чишмәсен чүп-чардан, артык үләннән арындырсалар, аннан соң Хәмзә Лотфуллин, Фирдәвес Хикмәтуллин, Илгиз Шәкүров, Раил Фәйдров, Разиф Кәримов, Сәгыйбҗан Галиев Имәнле чишмәсен тазартып куйдылар. Беррәттән, элеккеге Имәнле авылы мәчете торган урындагы истәлекле ташны карап, аның янындагы озын булып үскән үләннәрне чабып ташладылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: