Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Калморза" хуҗалыгы техник карауга яхшы әзерләнгән

    Хуҗалык узган ел гына да 4 берәмлек “Аксион 930” маркалы тракторһәм шул тракторларның барысына да 25 тонна икмәк сыешлы өр-яңа арба һәм башка авыл хуҗалыгы техникасы  сатып алган.

    Минзәлә районы хуҗалыкларында, агрофирмаларда, КФХларда язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә.  Техник күзәтүнең чираттагысы “Калморза” хуҗалыгында үтте.   Биредә механизаторлар тагылма агрегатлар әзерләү, комплектлау белән мәшгүль.   

    Техник тикшерүгә куелган  авыл хуҗалыгы техникасын Татарстан Республикасының Дәүләт техник күзәтчелегенең Минзәлә муниципаль  районы бүлеге башлыгы Ринат Гыйльманов һәр техниканы энә күзеннән үткәрде. Инспектор тракторларның руль идарәсе, тормоз системасы, тракторларның яктылык приборларын тикшерде, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен, кирәкле документларның барлыгына игътибарны юнәлтте.  Хуҗалыкта кадрлар сайлау һәм машина трактор паркының язгы чәчүгә әзерләү буенча зур эш башкарылган дип билгеләп үтте.  Чит илдә эшләнгән тракторларны килешү нигезендә гарантия вакытына карап фирма вәкилләре төзекләндерә, ә инде вак-төяк ремонт эшләрен шул техникада эшләүче механизатор башкара.  Монда  быелгы язгы кыр эшләрендә катнашачак  25 берәмлек тракторның 10 сы чит илдә эшләнгән. Тракторларның барысы да бүгеннән үк  басуга чыгарга әзер тора.   Үзебездә эшләнгән техникалар, чәчү агрегатлары, культиваторлар хуҗалык остаханәсендә ремонтланган.    

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: