Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Калморзада яшәүче Рәҗәп Билалов үз хуҗалыгында 12 баш бозаулар асрый

Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булуы, аңа соңгы елларда үз хуҗалыгында эшчәнлеген киң җәелдерергә мөмкинлек биргән.

—Калморза авылында тудым, авыл күченгәч Матвеевкада урта мәктәпне тәмамлап, Минзәлә шәһәрендәге автомәктәптә шоферлыкка укыдым, Германиядә армия сафларында хезмәт итеп кайту белән сөт ташу машинасында эшли башладым, — дип сөйли Рәҗәп. 

Хәзерге көндә 12 баш бозаулар тота, сарыкларның баш саны 12 башка җиткән. Әле моның өстенә тавыклары да бихисап. Бүгенге көндә терлекләрне Рәҗәп үзе генә карый. Ике улы да Чаллы шәһәрендә хезмәт куялар. Алар ял вакытларында ике көн ял иткәндә кайтып булышалар. 

Абзарда идеал чисталык хөкем сөрә, чисталык дигәннән аларны Рәҗәп үзе контрольдә тота, чөнки базар шартларында сыйфатлы продукциягә генә ихтыяҗ бар.    
Соңгы вакытта ит продукциясенә сатып алу бәяләренең әлә ни артмавы терлек асраучы файдасына түгел. Шулай булса да Рәҗәп мөгезле эре терлекләрнең баш санын киметергә уйламыйда. 

Булдыклы Рәҗәп абзар артында, ягъни юл аша 25 сутый җир участогында да печән үстерә, ул аны ике мәртәбә чабып ала. 

Рәҗәп хәзерге вакытта вахта автомашинасы белән терлекчеләрне Үртамак, Николаевка, Рус Каран авылларыннан йөртә. Иртәнге 3 тә торып алып килә эшләре беткәч тагы илтеп куя. Тагы әбәдтән соң барып ала һәм кич белән авылларына илтеп куя. Рәҗәпкә әле күптән түгел генә тагы өр яңа УАЗ автомобилен ышанып тапшырганнар. 

Материалның тулы вариантын «Минзәлә»-«Мензеля» газетасының 18 октябрь саныннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев