Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Калморза"да кыр батыры булып Айдар Насыйров калды

    Сабантуй бүген районыбызның иң матур авылларының берсе булган Калморзада да гөрли.

    Авыл исеменә тәңгәл китерелеп шулай ук "Калморза" дип аталучы хуҗалык алдынгыларын бүләкләү башланды әлеге тантана.

    Кыр батыры булып быел Айдар Насыйров танылды.Алдынгы хуҗалык хезмәтчәннәре Зиннур Гыйлфанов, Сергей Боков, Виталий Федотов район башлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар-аларны авыл халкын, хуҗалык хезмәтчәннәрен әлеге бәйрәм белән котлаган район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев тапшырды.

    Халыкка үзләренең матур җырларын Эльмира Сөләймәнова һәм Рамил Галимҗанов бүләк иттеләр.

    Алмаз Шәрипов, Мәхәсим Вәлиев, Мөнәвир Галиев оештырган Сабантуй барсының да күңеленә хуш килде.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: