Минзәлә
  • Рус Тат
  • Күбәләк турында җырлап кына азатлыкка ирешеп булмый

    Сергей Потапов Минзәлә театры артистлары белән сәхнәдә тагын бер шедевр тудырды.

    Михаил Башкиров трагедиясе нигезендә "Салкын кын"спектакле белән халыкның үз азатлыгына ирешү өчен нинди сынаулар аша үткәнен күрсәтте. Спектакльне Ак барсны "тудыру" күренеше белән тәмамлау тирән мәгънәгә ия. Миңа калса бу спектакльне Татарстанның Тукай премиясенә тәкъдим итеп була. "Иблис" аша режиссерның бик көчле икәнен беләбез инде. Артистлар уйнавы аша ул спектакль танылу алды инде. Рөстәм Зиннуровның бу спектакльдә Барс ролен башкаруы символик мәгънәгә ия. Спектакльне аның уйнавы гына күтәрмәде, билгеле. Ильяс Закиров /Гыйфрит/ үз уены белән спектакльне тартып барусчыларның берсе булды. Әхнәф Исрафилов аты да артистлар уенына яңа төсмер бирде. 14 артист та Потапов бирергә теләгән мәгънәне тамашачыга җиткерә алды дип уйлыйм. Мөгез тотып уйнаулары, итәк тешләү күренешләрен әдәпсез күтсәтмәүләре дә тамашачыга ошады.

    Тулырак "Минзәлә" газетасының алдагы саннарында укыгыз.

    Безнең өстәмә

    Пластика һәм хореография буенча спектакльнең режиссеры - РФ нең "Алтын битлек" театраль премиясенең лауреаты Нурбәк Батулла.

    Тәрҗемәче - ТР нең атказанган сәнгать эшлеклесе Ркаил Зәйдулла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: