Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кечкенә авылда зур мәҗлес

Районыбызның кечкенә генә һәм бик матур табигатьле Калморза авылында дистәләп гаилә тарафыннан күмәк корбан ашы үткәрелде.

Иң мөһиме, көне яңгырлап торса да, мәчет ишегалдында әзерләнгән мул табыннар артына бөтен авыл халкы бергәләшеп җыелды.

Әлеге мәҗлес Руза Рәхимова, Әлфия Газизова, Хәмдия Галиәхмәтова, Миргазиян Миргалимов, Сания Гозәерова, Кәбир Латыпов гаиләләре, районыбызның данлыклы уллары, авылны мәчетле итүгә зур өлеш керткән бертуган Әхтәм һәм Фоат Яппаровлар тарафыннан әзерләнде. Мәҗлесне авылның имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Нуриев алып барды.

Шушындый күркәм, күмәк мәҗлес белән калморзалылар күпләргә бик матур үрнәк күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X