Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хезмәт хакың кесәңдәме?

    Район прокуратурасында хезмәт хакын түләү буенча эшче төркемнең киңәшмәсе узды. Район агропромышленность комплексында “Органик групп-Чулман” һәм “Органик групп-Мензеля” ҖЧҖләрдә хезмәт хакын түләү буенча бурычлар узган ел азагына 4 млн. сум тәшкил иткән булган.

    Хәзерге вакытта бу авыл хуҗалыгы оешмаларында “Органик групп-Чулман” ҖЧҖдә-1,5 млн. сум, ә “Органик групп-Минзәлә” ҖЧҖдә 500 мең сум хезмәт хакы бирәсе калган. Әлеге оешмалар банкротлыкка чыккан, шуңа бу оешмаларның хезмәт хакы буенча бурычларын Конкурс идарәчесе түләргә тиеш.  Хәзерге вакытта әлеге оешмаларның малларын алган “Кама беконы” ҖЧҖ белән сөйләшүләр бара. Быелның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләү буенча минималь хезмәт хакы күләме дә артты һәм әлеге мәсьәлә дә прокуратура контролендә кала бирә. Минзәлә автомәктәбенең хезмәт хакы бурычы турында район прокуроры ярдәмчесе Тимур Габдуллин бәян итте:

    - Автомәктәпнең  үз эшче-хезмәткәрләренә узган елның декабрь азагына хезмәт хакы буенча 238491 сум күләмендә бурычы җыелган, шуның гыйнвар аенда 61253 сумы түләнгән. Хезмәт хакы буенча бурыч 15 кешегә 177238 сум күләмендә калган.  Автомәктәпнең  укыту буенча директор урынбасары Рубис Гилязов автомәктәп кассасына кергән акчаларны бары тик хезмәт хакын түләү өчен генә тотачакбыз һәм март аенда каплап бетерергә уйлыйбыз, диде. Бу оешмада узган елның август аенда эшче-хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча бурычы ярты миллион сум булган һәм ул акрынлап булса да түләнә. Район прокуроры Феликс Хафизов хезмәт хакы буенча бурычларны 15 мартка кадәр түләп бетерергә дигән буөрыч куйды.

    Әлеге киңәшмәдә Россия федерациясе тикшерү комитетының районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Фанис Юсупов, Россия эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе Ирина Нижурина, район статистика бүлеге җитәкчесе Люция Муллахметова, район халыкны эш белән тәэмин итү  һәм мәшгүльлек бүлеге җитәкчесе Татьяна Самигуллина, ОБЭПның өлкән опер уполномоченные Илгиз Латипов катнашты. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: