Минзәлә
  • Рус Тат
  • Киләчәктә дә дус һәм бердәм яшик

    Шәһәребезнең 1982 нче санлы Новый сайлау участогында сайлаучыларга барлык шартлар тудырылган.

    (Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Дилфас Галиев). Сайлау комиссиясе әгъзалары һәр сайлаучыны елмаеп каршы алалар. Һәр килгән сайлаучының температурасын үлчиләр, һәр сайлаучыга битлек һәм перчатка, авторучка бирелә. Участоктагы күзәтүчеләр Светлана Хөснетдинова, Людмила Болкисева(республиканың җәмәгать палатасыннан), Люция Бариева(Бердәм Россия партиясе) тавыш бирүне даими күзәтеп торалар. Сайлау комиссиясе өчен кагыйдәләр бер үк һәм алар саклана.

    Биредә иң беренче булып Наталия һәм Радик Хафизовлар тавыш бирде.

    Наталья һәм Радик Хафизовлар::

    – Без һәр сайлауда актив катнашабыз,   чөнки ул безнең граҗданлык бурычыбыз. Без бу мөһим вакыйгадан читтә кала алмыйбыз. Безнең республикада төрле милләт вәкилләре дус һәм тату тормышта яшиләр, шул милләтләр дуслыгы киләчәктә дә булсын дип, киләчәгемне сайладым. Бердәм, дус һәм тату яшәсәк кенә алга барып булачак.

    Наталья Кудряшова:

    –Мул тормышта яшәвебезгә сөенеп туя алмыйм. Районыбыз авылларында һәм шәһәребездә тормыш көннән-көн яхшыра, юллар салына, йортлар төзелә. Яшәү өчен тагын ни кирәк? Шуның өчен мин сайлау участогына килеп, үзебезнең Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавышымны бирдем. Элеккеге конституция бик катлаулы чорда кабул ителгән, заманына күрә үз бурычларын үтәгән.

    Василий Ушаков:   

    –Сайлауларда катнашмый калганым юк. Бүген дә мин сайлау участогына килеп, үземнең   гражданлык бурычымны үтәдем.Конституциягә төзәтмәләр керткәч Россиядә проблемалар аз булыр дип ышанамын. Төзәтмәләр илебез киләчәгенә нигез салыр дигән өметтә калам.

    Безнең өстәмә

    Участок сайлау комиссиясе тарафыннан халыкка җитәрлек күләмдә мәгълүмат таратылган. Шул ук вакытта физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарның сайлауда катнашуына да җитәрлек игътибар бирелгән. Сайлау участогында пандемиягә каршы чаралар кулланыла, һәр өч сәгать саен махсус аппарат белән дезинфекциялиләр. Бу сайлау участогында исемлеккә сайлау хокукына ия булган 1051 сайлаучы кертелгән, бүген аларның 60 тан артыгы тавыш бирергә өлгергән иде инде. Шулай ук  үзе яшәгән урында тавыш бирергә теләүчеләр 8 кеше исәпләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: