Реклама
1 март - Халыкара наркомания һәм наркотикларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш көне.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ») Үзәк китапханә хезмәткәрләре Минзәлә интернат-мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Суздалева И.В.) “Без наркотикларга – юк дип әйтәбез!” дигән тематик сәгатькә чакырдылар
Чараның алып баручылары балаларга наркотикларның никадәр зыянлы икәнлеге турында тулы мәгълүмат бирделәр.
Чараның практик өлешендә «куркыныч сызыгы»дигән уенда катнаштылар. Чара ахырында балалар "Наркомания-киләчәк буыннар өчен куркыныч дип саныйсыңмы?” дигән анкета сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балалар "Начар гадәтләргә – юк" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз