Минзәлә
  • Рус Тат
  • Конкурс җиңүчеләре билгеле

    Смотр конкурста 90 мөмкинлектән 86 балл белән беренче урынны “Заиковский” хуҗалыгы, иенче урынны 84 балл белән “Калморза” хуҗалыгы һәм 70 балл белән “Ильнур” КФХсы яулады.

    (Дилфас Галиев, “Минзәлә-информ”, 21 май)

    20 май көнне  районыбыз хуҗалыкларында техникаларның, эретмә узелларының әзерлеген республикабызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкилләр: Р. Зарипов, И. Гаязиев, Р. Зинятуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең начальнигы Илфар Халиков, аның урынбасары, механизация буенча консультанты Илгиз Ханов, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Минзәлә районы буенча җитәкчесе Ринат Гыйлманов тикшерделәр.  Алар хуҗалыкларда тагылма һәм үзйөрешле техниканы, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, моннан тыш тиешле рөхсәт документлары белән барлык механизаторлар тикшерелде.  Үзйөрешле чапкычларга һәм азык-төлек җыю комбайннарына  сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, алар дәүләт техника тикшерүен узган һәм аларның тышкы эстетик торышы да канәгатьләнерлек дип табылган.

    Илфар Халиков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:

    -Районыбыз авыл эшчәннәре алдында тагын да җаваплы чор -терлек азыгы хәзерләү, үсемлекләрне тукландыру, чүп үләннәренә, авыруларга каршы төрле эретмәләр белән эшкәртү кампаниясе тора. Аңа нинди әзерлектә киленсә, эшләр шул темпта барачак. Печән чабу һәм җыйнау, яшел масса уру техникасын, трактор арбаларын төзекләндереп, эретмә узелларын тәртиптә тотып, әзерлек сызыгына бастыру-бүгенгесе көндә иң мөһим бурычларның берсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: