Минзәлә
  • Рус Тат
  • Конкурска йомгак ясалды

    Районыбызда бу язда 165 трактор, 17 заманча чәчү комплексы, 60 культиватор, 30 дискатор, 81 чәчкеч, шулай ук 90 нан артык тырмалау агрегаты эшләячәк. Ындыр табакларында 12 данә орлык агулау агрегатлары хезмәт күрсәтәчәк. Игенчеләребез алдында төп бурыч-иң кыска срокларда чәчүгә керешү. Районыбыз игенчеләре бүгенге күпьеллык һәм көзге культураларны өстәмә тукландыралар, орлык җитәрлек күләмдә тупланган һәм аның күбесе югары репродукцияле.

    Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән махсус комиссиясе район хуҗалыкларының машина трактор паркларының  язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек буенча чаралар башкарылуын, авыл хуҗалыгы машиналарының агрегатлау сыйфатын һәм хуҗалыкларның эш планнары буенча әзерлек дәрәҗәсен билгеләделәр.

    Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкилләр М. Халиков (Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтү идарәсе начальнигы урынбасары),  А. Сарваров (“Россия авыл хуҗалыгы үзәге”  Федераль Дәүләт учреҗдениесенең Татарстан Республикасы буенча филиалы хезмәткәре)   безнең район механизаторларының язгы кыр эшләренә әзерлеген елдан-ел яхшыра дип бәя бирделәр.

    Быелгы язгы кыр эшләрен уздыругаәзерлек буенча конкурста районыбыз хуҗалыклары арасында “Мензелинские зори” агрофирмасына тиңнәр табылмады. Әлеге агрофирма 40 баллы система буенча 36 балл җыйды. Икенче урынны “Калморза” хуҗалыгы (35 балл), өченче урынны 34 балл җыеп “Заиковский” хуҗалыгы алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: