Минзәлә
  • Рус Тат
  • Коноваловка авылында Май чабу бәйрәме (+ФОТО)

    Бәйрәм чарасы башлануы көндезге 11 сәгатькә билгеләнсә дә, авыл халкы күпкә алданрак җыела башлады. Бүген Коноваловка авылында Май чабу бәйрәме зурлап уздырылды. Авыл үзәгендә зур ярминкә дә булды. Ярминкәгә үз продуктларын сатуга алып килгән сатучыларда соңга калырга яратмыйлар "Алдан килгән-урын өчен", диләр бит. Халык бик рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашты, балалар,...

    Бәйрәм чарасы башлануы көндезге 11 сәгатькә билгеләнсә дә, авыл халкы күпкә алданрак җыела башлады. Бүген Коноваловка авылында Май чабу бәйрәме зурлап уздырылды. Авыл үзәгендә зур ярминкә дә булды. Ярминкәгә үз продуктларын сатуга алып килгән сатучыларда соңга калырга яратмыйлар "Алдан килгән-урын өчен", диләр бит.

    Халык бик рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашты, балалар, яшүсмерләр һәм зурлар төрле бәйгеләрдә катнашып күңел ачты, биеде, җырлады, кайнар чәй, шашлык, уха һәм, әлбәттә тәмле коймаклар белән сыйланды. Авылның бюджет учреждениесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәптә эшләүчеләр Май чабу бәйрәменә зур концерт программасы әзерләгәннәр, килгән халык тамашаны яратып карады, карачкыны да яндырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: