Минзәлә
  • Рус Тат
  • Конституциябездәге төзәтмәләр Минзәлә яшьләре өчен дә файдалы булачак

    Шәһәрнең 1972 санлы Дорожный сайлау участогында иртәдән үк җанлылык сизелде.

    Монда барысы 659 сайлаучы теркәлгән, алдан тавыш бирү юлы белән 304 кеше сайлауда катнашкан. Төзәтмәләргә тавыш бирүдә ике яшь сайлаучы теркәлгән, аларның икесе дә алдан тавыш бирделәр. Шулай ук бинадан тыш 82 кеше тавыш бирергә өлгерде,-ди участок сайлау комиссиясе рәисе Яна Подгорная.

     Флүсә Авзалова:

    –Мул тормышта яшәвебезгә сөенеп туя алмыйм. Шәһәребездә тормыш көннән-көн яхшыра, юллар салына, йортлар капиталь төзекләндерелә. Илебездә тынычлык булсын, пенсия биреп торалар, яшәү өчен тагын ни кирәк тагын? Шуның өчен мин сайлау участогына килеп, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавышымны бирдем. Төзәтмәләр илебезнең тотрыклы үсешенә, кешеләрнең иминлегенә һәм мул тормышына да кагылган.  

    Наталья Гарипова:   

    –Сайлауларда катнашмый калганым юк. Бүген дә мин сайлау участогына килеп, үземнең   гражданлык бурычымны үтәдем. Киләчәктә балалар, оныклар хөрмәткә лаек булып яшәсеннәр өчен тавышымны бирдем. Конституциягә төзәтмәләр керткәч Россиядә проблемалар аз кимер дип ышанамын. Төзәтмәләрнең берсе яшьләр сәясәтенә кагылган һәм бу безнең балалар, яшьләр өчен бик мөһим. Төзәтмәләр илебез киләчәгенә нигез салыр дигән өметтә калам.

    Рәзилә Хисамова:

    -Мин үзем сайлауда катшмый калганым юк. Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча үз тавышымны бирдем.Минем өчен төзәтмәләр бик әһәмиятле. Илебезнең төп документы –Конституцияне үзгәртүнең төп максаты булып безнең граҗданнарның тормый сыйфатын һәм дәрәҗәсен яхшырту булып тора.

     

    Участок сайлау комиссиясе тарафыннан халыкка җитәрлек күләмдә мәгълүмат таратылган. Шул ук вакытта физик яктан мөмкинлекләре чикле булганнарның сайлауда катнашуына да җитәрлек игътибар бирелгән. Сайлау комиссиясе әгъзалары Изыскательләр бистәсе 1-17 йортына барып, Лидия Масолкинаны социаль хезмәткәр аша сайлаттылар. Социаль хезмәткәр фатирдан чыгып подъездагы фатир ишеге алдыннан бюльлетенне алды, аннары аны алып кереп китте. Лидия Михайловна үзенең тамгасын куйды, урнага салды. Сайлау участогында пандемиягә каршы чаралар кулланыла, һәр өч сәгать саен махсус аппарат белән дезинфекциялиләр.   

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: