Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукуруз уру темпын арттырырга

Район башлыгы Айдар Салахов район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәргән чираттагы киңәшмәдә кукуруз уру һәм аны силоска салу көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе дип ассызыклады. -Эш темпын арттыруга ирешү өчен һава торышы әйбәт көннәрне кукуруз урудагы техникадан җитештерүчән файдаланырга, отрядта эшләүчеләргә стимул тудырырга, кызыксындыру чараларын кулланырга кирәк, диде район...

Район башлыгы Айдар Салахов район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәргән чираттагы киңәшмәдә кукуруз уру һәм аны силоска салу көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе дип ассызыклады.

-Эш темпын арттыруга ирешү өчен һава торышы әйбәт көннәрне кукуруз урудагы техникадан җитештерүчән файдаланырга, отрядта эшләүчеләргә стимул тудырырга, кызыксындыру чараларын кулланырга кирәк, диде район башлыгы хуҗалык җитәкчеләренә.

Район хуҗалыкларында кукуруз 5960 гектарда үстерелде, шуның 1200 гектары - бөртеккә, калганы -силос өчен. 2 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 2800 гектардагы кукуруз яшел азыкка һәм силоска җыеп алынды. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларында 5 механикалаштырылган отряд эшли, шуларның икесе "Сөт иле-Минзәлә" филиалында ("Якты юл", "Минзәлә" бүлекчәләрендә), икесе "Сөт иле-Чулман" филиалында ("Тәкермән" һәм "Куйбышев"та), бер отряд "Мензелинские зори" агрофирмасының "Калинин" хуҗалыгында. "Сөт иле-Минзәлә" филиалында әлеге отрядлар көче белән көнгә 800 тонна, "Сөт иле-Чулман" филиалында 1200 тонна силос салына. "Калинин" хуҗалыгында да эш темпы мактанырлык түгел, бер көнгә салынган силос күләме 200-250 тоннадан артмый.

-Кукуруз уруда катнашучы техниканы җитештерүчән эшләтеп, әлеге отрядларга һәр көнне кимендә 1500әр тонна силос салуга ирешергә кирәк. Юкса, бу темп белән эшләгәндә, силос салу тагын 20 көнгә сузылырга мөмкин, - диде район авыл хуҗалыгы җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Нурлыгаян Нәбиев отрядларның эшен оештыруга борчылуын белдереп. Көннәр әйбәт торганда кукуруздан силос салуны фәкать "Калморза" хуҗалыгында (20 сентябрьгә) гына төгәлләделәр, биредә 120 гектар кукуруз силоска салынды.

Безнең өстәмә

Беренче графа - хуҗалыклар исеме, икенче - кукуруз уру планы (гектарларда), өченче - урып алынган (планга карата процентларда), дүртенче - салынган силос (тонналарда) Мәгълүматлар 2 октябрьгә

Заиковский 300 - -

Минзәлә 753 40 1600

Якты юл 573 21 2125

Мәлкән 554 18 -

"Сөт иле"-" Минзәлә" 1880 28 3725

Тәкермән 871 42 4008

Вахитов 1104 81 11650

Куйбышев 719 33 3230

Байлар 106 100 1500

"Сөт иле"-"Чулман" 2800 57 20388

Калинин 390 65 2700

Калморза 120 91 1000

Николаевка 350 68 5200

"Мензелинские зори" а/ф 860 70 8900

Белгеч киңәше

Кукурузны силоска салу өчен аны балавызсыман өлгереш чорында (дымлылыгы 65-70% булганда) ура башлыйлар. Траншеяны силос массасы белән тутыру 3-5 көн эчендә башкарылырга тиеш. Яхшылап тыгызланмаганда силос массасының температурасы (оптималь температура 36-38 градус) кискен күтәрелә һәм 65-70 градуска җитә, ә силостагы энергия 15 процентка кими. Траншея тулгач, силосның сыйфатын саклау максатыннан аны һава кермәслек итеп пленка белән каплап, бастырып куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X