Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Курыкмагыз, пенсия яше артмый

Пенсиягә чыгу яшен арттыру Россия өчен кулай түгел, дигән фикергә килде илнең Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. -Гомер озынлыгы 75-80 ел тәшкил иткән илләрдә генә, кагыйдә буларак, пенсиягә чыгу яше югары. Россиядә әлегә бу күрсәткеч-72 яшь. Шуңа күрә пенсия яшен арттыру Россия өчен кулай дип дип әйтеп булмый,-диде...

Пенсиягә чыгу яшен арттыру Россия өчен кулай түгел, дигән фикергә килде илнең Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин.
-Гомер озынлыгы 75-80 ел тәшкил иткән илләрдә генә, кагыйдә буларак, пенсиягә чыгу яше югары. Россиядә әлегә бу күрсәткеч-72 яшь. Шуңа күрә пенсия яшен арттыру Россия өчен кулай дип дип әйтеп булмый,-диде министр.
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында хәбәр ителүенчә, пенсия системасын арттыру стратегиясе нигезендә эшләнгән һәм декабрь аенда кабул ителгән законнар лаеклы ялга чыгу яшен арттыруны күз алдында тотмый.
-Моннан тыш,ялга чыккач та эшләгән кешенең пенсиясе дә югары булмакчы. Хаклы ялга чыкканнан соң, тагы бишь ел үткәч, тиешле органга мөрәҗәгать итсәгез, билгеләнгән түләүне-36, страховка өлешен 45 процентка, ягъни 1,5 тапкырга, арттыру мөмкинлеге бар,-диде Максим Топилин.Әйткәндәй, районыбызда быелның беренче гыйнварына 9131 пенсионер исәпләнә, шуларның 2183 төрле җирләрдә хезмәт куя.
Пенсия арта, ә куаныч өстәлми
Быел лаеклы ялдагыларның хезмәт пенсиясе ике тапкыр индексацияләнәчәк.
Тәүгесе 1 февральдә булачак. Хезмәт пенсиясе 2013 елгы инфляция күләменә ярашлы арттырыла. Ә 1 апрельдән Пенсия фондының бер пенсионерга исәпләнгән күләм үсеше буенча индексацияләнәчәк. Ел саен август аенда эшләүче пенсионерның хезмәт пенсиясе яңадан исәпләнәчәк.
1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләр,социаль пенсияләр, айлык акчалата түләүләр дә артачак. Әмма бу өлкән яшьтәгеләрне куандырырмы икән?
Сан. Районыбызда быелның 1 гыйнварына 739 зат социаль пенсия ала, аларның уртача пенсиясе 5904 сум 93 тиен тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев