Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыр эшләре көндәлеге

15 майга 30900 гектарда сабан ашлыклары чәчелеп бетте. Планга карата 49 процент кукуруз, 2100 гектарда рапс чәчелде. 120 гектар (75%) бәрәңге утыртылды, кишер чәчү тәмамланды. Беръеллык үләннәр чәчү дә төгәлләнде, бу эш 2900 гектарда башка­рылды. Үсемлекләрне тишелеп чыкканчы тырмалау дәвам итә.

чүп үләннәренә кар­шы эшкәртү башланды. Кызу, җилле һава җирдәге үсемлекләргә кирәк бул­ган дымны бик зур ми­къдарда юкка чыгара. Чүп үләннәренә каршы эшкәрткәндә биологик препаратларны бергә кушып эшкәртергә кирәк. Быел язгы чәчү башка елларга караганда си­гез көнгә иртәрәк бетте, игенчеләребез техно­логик нормага сыешты­лар, хәзер икенче этап - үсемлекләрне үстерү башлана.

Язгы чәчү чорында җитәкчеләр соравы бу­енча сыйфат комиссия­се оешкан иде. Сыйфат комиссиясе әгъзалары Илдус Газизов һәм Заһир Зыятдинов район хуҗалыклары басулары­на чыгып игенчеләргә, җитәкчеләргә киңәш-та­быш итәләр, урындагы җитәкчеләр аларның эшеннән канәгать кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев