Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кышлату чорына җитәрлек булсын

Авыл эшчәннәре терлек азыгы кышлату чорына җитәрлек булсын, дигән девиз белән эшлиләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча соңгы бер атна эчендә 2500 гектар, барлыгы 5700 гектар күпьеллык үлән чабылды. Район буенча  барлыгы 3750 тонна печән әзерләнде (планның 30 проценты). Иң күбе “Рус” хуҗалыгында. Биредә 2066 тонна печән әзерләнде, “Заиковский” хуҗалыгында – 400 тонна, “Калморза”да 450, фермер хуҗалыкларында  750 тонна печән хәзерләнде.

Бүгенге көндә иң күп сенаж “Мәлкән” бүлекчәсендә салынды, 3470 тонна. “Заиковский” хуҗалыгында ул 3100, “Тәкермән” бүлекчәсендә 1050, “Калморза”да 1400 тонна, фермер хуҗалыкларында 740 тонна. Район буенча 10 мең тонна сенаж салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев