Минзәлә
  • Рус Тат
  • Әлфия Когогина Минзәлә педагогия көллияте эшчәнлеге белән танышты

    Төньяк-көнчыгыш төбәкләре өчен милли кадрлар әзерләү үзәге, Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреҗдениесе “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә” “Бердәм Россия” партиясеннән 7 чакырылыш Дәүләт Думасына депутат булып сайланган Әлфия Когогина булып китте.

    Ул педагогия көллияте эшчәнлеге белән танышты, көллиятнең Муса Җәлил музеен карады, студентларның укуы һәм тормышы белән кызыксынды.  Аны район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, педагогия көллияте директоры Ринат Ибраһимов озатып йөрде.   Әлфия Когогина көллиятнең спорт залында булып студентларның спорт ярышын карады.  Спорт белән шөгыльләнүче студентларга  мөрәҗәгать итеп болай диде:
    -Спорт студентка һәрьяклап үсешергә, туплаган тәҗрибәсен башка спортта да , укуда да, хезмәттә дә файдаланырга мөмкинлек бирә. Үз алдыңа максат куеп, шуңа омтылырга кирәк. Кемнедер узарга омтылу, күнекмәләрне кабатлау  бары тик уңай сыйфатлар гына тәрбияли. Спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк .Моның өчен Минзәләдә мөмкинлекләр җитәрлек.   Минзәлә шәһәре елдан-ел төзекләнә, матурлана.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: