Минзәлә
  • Рус Тат
  • Малны судан өзмә син

    Төртеп күрсәткәч, бар да җайлы кебек. Әмма белеп эшләү һаман да җитенкерәми әле. "Сөт иле - Минзәлә" агрофирмасы каплатылган барлык таналарны менә дигән урынга икенче ел инде җәйге лагерьга чыгара. Былтыр теләгән хәтле су эчәргә тилмергән маллардан нинди үрчем алганны әлеге агрофирма җитәкчеләре үзләре генә беләдер. Быел да шул хәтле...

    Төртеп күрсәткәч, бар да җайлы кебек. Әмма белеп эшләү һаман да җитенкерәми әле.

    "Сөт иле - Минзәлә" агрофирмасы каплатылган барлык таналарны менә дигән урынга икенче ел инде җәйге лагерьга чыгара. Былтыр теләгән хәтле су эчәргә тилмергән маллардан нинди үрчем алганны әлеге агрофирма җитәкчеләре үзләре генә беләдер. Быел да шул хәтле кабатланасы булган. Чөнки агрофирма җитәкчеләре район башлыгы Айдар Салаховның терлекчелектә су белән тәэмин итүне ныклы контрольгә аласын онытканнар. Алай гына да түгел, җәйге лагерьларда малларны тоту технологиясе белән танышу семинарында әлеге агрофирмага кайткан таналар алдында да су булмавы әйтелде. Җәйге лагерьда исә, суның электр моторы белән якындагы Ыктан кудырачаклар. Су зур ешлыктан улакларга краннан ачып ябып түгел, ә клапанлы система аша бирелеп торачак. Шундый технология җәйге лагерьларда гына түгел, торакларда да эшләячәк. Үткән кышны Мортыш Тамак фермасында суны шулай итеп хәтта җылытып бирделәр. Хөкүмәт биргән карап торган таналардан районның булачак нәсел ядросына шундый караш булгач, биредә башка хуҗалыкларга караганда нәселле таналардан сөт тә аз савыла. Башкаларда уртача 16-18 булганда, биредә 13 килограммнан артмый.

    Рәсемнәрдән күренгәнчә, җәйге лагерьларда малларны өзлексез су белән тәэмин итү технологиясе бик гади. Калморза хуҗалыгының алдынгы карашлы җитәкчесе Илфак Гумеров су булсын өчен скважина бораулаткан.

    "Сөт иле Чулман" агрофирмасы җитәкчесе Линар Ахунов:

    - Бу технологияне куллана башлау безгә бер трактор һәм сыешлыкны малларга су ташудан алып игеннәрне тукландыруга файдаланырга мөмкинлек тудырды.

    Җитәкчеләрнең, белгечләрнең маллардан гарантияле 700 граммлы көнлек үсешкә ирешү өчен малларны судан өзмәскә кирәклегенә төшенү-төшенмәүләре җәй буе контрольдә тотылачак. Контроль булган җирдә тәртип урнашачагы һичшиксез. Максат уйлап эшләргә өйрәтеп - продукцияне арттыру бит.

    Сан

    Кыш көне тудыру бүлекләре, бозаулар өчен читлекләр, яту урыннарын ясау, белгечләр киңәше белән ашау технологиясенә үзгәрешләр кертү, профилактика һәм дәвалауда медицина препаратларын куллануны таләп итү, иң мөһиме - кеше факторын уңай якка үзгәртә башлау беренче җимешләрен бирә башлады. Районда бер сыерга уртача сөт саву ... килограммга җитте. Күршеләр Сарман һәм Мөслим бездән артта, әмма без өйрәнгән алдынгы технологияләрне күптән кулланучы Актанышны куып җитәргә хәйран тырышасы бар әле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: