Минзәлә
  • Рус Тат
  • Маймыл гына түгел, фиксиклар да килгән Минзәләгә

    Башка еллардагы кебек үк, быел да С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры балалар өчен искиткеч Яңа ел тамашасы әзерләгән. Тамаша гадәттәгечә ике урында - сәхнәдә һәм фойеда бара. Сәхнәдә уйналучы "Снегурочка" спектаклен балалар сәгатькә якын тын да алмый карыйлар (Альберт Сәхәбетдинов инсценировкасы). Әби белән бабайның бердәнбер кызлары - Кар...

    Башка еллардагы кебек үк, быел да С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры балалар өчен искиткеч Яңа ел тамашасы әзерләгән. Тамаша гадәттәгечә ике урында - сәхнәдә һәм фойеда бара.

    Сәхнәдә уйналучы "Снегурочка" спектаклен балалар сәгатькә якын тын да алмый карыйлар (Альберт Сәхәбетдинов инсценировкасы). Әби белән бабайның бердәнбер кызлары - Кар кызы, аларның бик тә мөлаем этләре Жучка өчен чын-чынлап кайгырып утыралар. Ә инде Убырлы Карчыкның кыланмышларын, аның тавык аягында торучы өенең йөгереп йөрүен, җитез хәрәкәтләр белән биюен балалар гына түгел, зурлар да авызларын ачып карап утыра. Хәер, спектакльдәге артистларның уйнавын, хәрәкәтләрен, эффектларны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый, үз күзләрең белән күрергә кирәк.

    Фойеда исә балалар төрле әкият геройлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп бииләр, уйныйлар һәм җырлыйлар. Осталыкларын күрсәтеп, бүләкләр дә алалар. Бу юлы балаларның күңелен ачарга Фиксиклар килгән (Эльмира Гәрәева инсценировкасы). Кыш бабай да киләсе ел хуҗасы - Маймылга яраклаштырылган: бүләкләрен капчыкка түгел, ә башка бер "техника"га төяп алып килгән. Нинди "техника" икәнен, театрга баргач күрерсез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: