Минзәлә
  • Рус Тат
  • "Мензелинские зори" басуларында көзге бодай гектардан 61 центнердан артык уңыш бирә

    Районыбыз басуларында урып-җыю темпы көчәеп бара.

    (Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") 4 хуҗалыкта игеннәрне суктыру дәвам  итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 5745 тонна ашлык суктырып алынган.  Барлыгы 329 гектар көзге бодай, 655 гектар арпа суктырылган.

    Район буенча бер гектардан чыккан уртача уңыш- 49,7 центнер. Әлегә 445 гектарда җыеп алган “Әнәк” агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе алда бара, гектар төшеме  дә биредә иң югарысы – 48,6 центнер. “Мензелинские зори” хуҗалыгында үскән көзге бодайның геткарыннан 61,8 гектар уңыш алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: