Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты

Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сишәмбе көнне Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Андрей Емельянов җиткерде. "Сүз дә юк, балалар бакчаларында нинди дә булса чараны уздыру карары оешма хезмәткәрләрен, ата-аналарны да кертеп, бергә хәл ителергә тиеш. Әмма нинди дә...

Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сишәмбе көнне Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Андрей Емельянов җиткерде.

"Сүз дә юк, балалар бакчаларында нинди дә булса чараны уздыру карары оешма хезмәткәрләрен, ата-аналарны да кертеп, бергә хәл ителергә тиеш. Әмма нинди дә булса тыюлар, бигрәк тә безнең илдәге бәйрәмнәрдә традицион булганнар геройлар белән бәйле тыюларны министрлык артык дип саный", - дигән Емеяльнов.

Балалар бакчаларына Кыш бабай ролен башкаручы артистлар чакыруны тыю турында мәгълүмат "Московский комсомолец"та чыккан иде. Басма мәгълүматлары буенча, андый очраклар Новосибирск, Киров, Самара һәм Казанда булган. Оешмаларның бер өлешендә бу хәлне ришвәтчелек белән көрәш, икенчеләрендә - психологлар киңәше, дип аңлатканнар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев