Минзәлә
  • Рус Тат
  • Михаил Тихонов: Россия Президентын сайлауларда фәкат аның өчен генә тавышымны бирдем

    Михаил Тихонов(Бөек Ватан сугышы ветераны, соңгы солдат):

    -Районда төзелеш, төзекләндерү  темплары,  шәһәребездә ел саен файдалануга тапшырылган торак йортлар саны,  елдан-ел арта бара. Шәһәребездә моннан өч ел элек  авыл хуҗалыгы техникумы, педагогия көллияте капиталь ремонтланды, студентларга уку өчен уңайлы шартлар тудырылды. Шулай ук заманча “Шатлык” балалар бакчасы төзелде, бакчада заманча, нәниләр үсеше өчен уңайлы мохит булдырылды. Ике ел элек  элеккеге профтехучилище  гимназия итеп, ә гимназия “Нефтяник” балалар бакчасы заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзекләндерелде. Безгә өлкән кешеләргә һәм бигрәктә яшьләр өчен Җиңү паркы һәм Муса Җәлил исемендәге паркның үзгәртеп корылуы зур сөенеч булды.  Россия Президенты  әледән-әле гади кешеләр, сугыш ветераннары, спортчылар һәм башкалар белән бик теләп аралаша, төрле чаралар уздырганда алар белән очрашып сөйләшә. Ул бик яхшы, гади кеше, тырыш, бөтен җиргә дә өлгерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: